-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
1 февраль , 22:15

Камышлы авылында – яңа почта бүлекчәсе

Кырмыскалы районының Камышлы авылындагы яңа бина – почта бүлекчәсе авыл җирендә почта элемтәсе бүлекчәләрен модерни­зацияләү программасы буенча барлыкка килде.

Камышлы авылында – яңа почта бүлекчәсе
Камышлы авылында – яңа почта бүлекчәсе
Моңа кадәр бүлекчә начальнигы Татьяна Аплеснева Камышлы авыл Советы хакимиятендәге арендага бирелгән бүлмәдә эшли иде. Хәзер хезмәт шартлары күпкә уңайлырак. 40 квадрат метр мәйданлы яңа бинада якты, җылы, уңайлы. Ул яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән, шулай ук бинага су һәм канализация үткәрелгән, яңа почта тартмалары урнаштырылган, заказларны тапшыру пункты һәм акча кабул итү өчен касса заманча итеп җиһазландырылган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: почта бүлекчәсе биш авыл халкын хезмәтләндерә. Димәк, авыл биләмәсендә мондый бина барлыкка килү һәркем өчен зур шатлык.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: