-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
1 февраль , 21:55

Пима киеп, хоккей уйнадылар

Авыргазы районының Исмәгыйль авылында пима киеп хоккей уйнау буенча мавыктыргыч турнир узды.

Пима киеп, хоккей уйнадылар
Пима киеп, хоккей уйнадылар
Бу күңелле спорт төре барысын да балачакка әйләнеп кайтырга, тимераяк һәм башка экипировка булмаса да, бозда рәхәтләнеп уйнарга мөмкинлек бирә.
Бу көнне бозга Исмәгыйль, Ишле һәм Ибрай авыл биләмәләре, ә Исмәгыйльнең үзеннән мәктәп һәм урындагы казанлык белән берлектә авыл биләмәсе хакимияте командалары чыкты. Мавыктыргыч ярышны карарга җанатарлар да бик күп җыелды. Урамда буран булуга карамастан, уен югары дәрәҗәдә үтте: катнашучыларга да, җанатарларга да онытылмас тәэссоратлар бүләк итте.
Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынга Исмәгыйль мәктәбе лаек булды. Икенче урынны – Ишле һәм өченчене Ибрай авыл Советлары яулады.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: