Ял көннәрендә Башкортстанда яшәүчеләр мошенникларга 21 миллион сумнан артык акча күчергән.
Уфадан шәфкать туташы социаль челтәрләрнең берсендә яшь кеше белән танышкан. Яңа танышы, янәсе, чит илдә булган һәм актив инвестицияләү белән шөгыльләнгән. Ул хатынга "акча эшләү" вариантын тәкъдим иткән. Хатын баш тарткан.
Соңрак аралашу барышында онлайн-дус яңадан инвестицияләү белән шөгыльләнергә тәкъдим итә һәм үз корбанын, янәсе, үзен "финанс аналитигы" дип таныштырган апасы белән тоташтыра. Ләкин ханым яңадан тәкъдимнән баш тарта. Шулай да яңа танышы аны инвестицияләрне аз суммадан булса да башларга күндерә. Шул чакта шәфкать туташы старт өчен 100 мең сум кертергә карар кылган, ә аннары кертемнәр суммасы күз алдында үскән. Мөрәҗәгать итүченең финанс операцияләрен җитәкләгән таныш булмаган хатын миллион сумлык кредит рәсмиләштерергә һәм биржадагы акча янчыгының суммасын арттырырга тәкъдим иткән. Алдау корбаны моңа ышанган һәм акчаны мошенникларга күчергән. Кыскасы, төрлечә алдап, аферистлар бу хатыннан берничә миллион сумны каерып алган.
Интернетта уңышсыз танышуның тагын бер корбаны мәктәп лаборанты булган. Уфада яшәүче ханым бер ир белән танышу сайтында таныша. Аннары аралашу мессенджерда дәвам итә. Анда әңгәмәдәш аңа биржада "яхшы" акча эшләвен исбатлау өчен фото җибәргән. Яңа танышы хатынны үзенең уйлап чыгарылган хезмәт хакы белән кызыксындырган һәм инвестицияләү буенча ялган белгеч белән тоташтырган. Аннары алдау схемасы югарыдагы мисалдагы кебек үк кабатланган диярлек. Хатын-кызны төрле сылтаулар белән «сәүдә счетларына» акча күчерергә күндерәләр. Ул бурычка баткан, үз тупланмаларын югалткан, танышларыннан кредит алырга сораган һәм мошенникларга барлыгы 8,5 миллион сумга якын акча күчергән.
Виртуаль танышулар бик кыйммәткә төшкән...
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: уяу булыгыз! Интернетта таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз! Инвестицияләү өлкәсендә махсус белемнәрегез булмаса, финанс операцияләрен башкаруга риза булмагыз!
Фото: башинформ