+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 февраль 2025, 07:55

Башкортстан лидерлар исемлегендә

Төбәктә битараф булмаган кешеләргә ничек ярдәм итәләр?

Башкортстан лидерлар исемлегендәБашкортстан лидерлар исемлегендә
Башкортстан лидерлар исемлегендә

Ел саен илебез төбәкләргә социаль юнәлештәге коммерциягә карамаган оешмаларга, ягъни безнең тормышны яхшырак һәм шәфкатьлерәк итүче иң инициативалы һәм битараф булмаган кешеләргә ярдәм итү өчен йөзләрчә миллион сум акча юнәлтә. Акчаларны бүлү белән Президент грантлары фонды шөгыльләнә. Быел Фонд 2,2 миллиард сумлык проектларга ярдәм итәчәк, бу узган елдагы саннан 10 процентка күбрәк. Өстәмә рәвештә һәр төбәк үз бюджетыннан да акча бүләчәк.

Өченче ел рәттән ─– җиңүче

Өченче ел рәттән безнең республика федераль үзәктән иң зур күләмдә финанс ярдәме ала. 2025 елда төбәк конкурсларын берлектә финанслауга Башкортстан Президент грантлары фондыннан 107,4 миллион сум җәлеп итте. Шул рәвешле, 2021 елдан, ягъни республика конкурсларда катнаша башлаганнан алып, гомум ярдәм суммасы рекордлы 472,2 миллион сум тәшкил иткән.

Экспертлар аңлатуынча, федераль дәрәҗәдә лидерлык, югары күрсәткечләргә ирешү бу – коммерциягә карамаган оеш­маларның (НКО) казанышы, аларның активлыгы, шулай ук төбәк грант операторы – Башкортстан Башлыгы грантлары фондының көйләнгән эше нәтиҗәсе.

– Президент грантлары фондының төбәк конкурсларын берлектә финанслау программасы ярдәмендә бездә, төбәк грант операторы буларак, кешеләргә булышлык итүче игелекле һәм кирәкле проектларга ярдәм итү мөмкинлеге бар, – ди Башкортстан Башлыгы Грантлары фондының генеральный директоры Люция Сәйфуллина.
Соңгы биш елда республикада 20 конкурс үткәрелгән, аларга дүрт меңнән артык заявка килгән. 835 социаль проект ярдәм алды, республиканың 54 районы вәкилләре җиңүче булды. Грант ярдәменең гомум суммасы 1,3 миллиард сумнан артып китте, шуның 970 миллион сумы – республика бюджетыннан, 364,86 миллион сумы – Президент грантлары фондының берлектә финанславы исәбенә.

Өстенлек нинди проектларга бирелә?

Быел 9,4 миллион сум күләмендәге зур Президент гранты ярдәмендә “Мәрхәмәт” хәйрия мәгариф фонды “Алга атлыйм” проектын гамәлгә ашыра башлаячак. Ул республиканың берьюлы дүрт шәһәрендә – Уфада, Бөредә, Нефтекамада һәм Стәрлетамакта җәел­дереләчәк. Проект 3 яшьтән алып 8 яшькә кадәр мөмкинлекләре чикле 120 балага тормыш сыйфатын яхшыртырга, җәмгыятькә тизрәк һәм җи­ңелрәк яраклаша алырлык күнекмәләр алырга ярдәм итәчәк.

─ Бүген сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләләр берничә проблема белән очраша: ничек ярдәм алырга кирәклеге турында тиешле мәгъ­лүмат булмау, балалар белән эшләүче белгечләрнең социаль компетентлылыгы җитмәү һәм баланы социаль тернәк­ләндерүгә түгел, ә медицина өлкәсенә юнәлтелгән вектор. Шунысы көн кебек ачык: мәктәпкәчә яшьтәге үсеш үзенчә­лекләре бул­ган балалар өчен чаралар җитәрлек түгел, –─ ди проект авторлары.

Дүрт үзәкнең һәркайсында балалар белән психологлар, логопедлар, педагоглар, гаилә психологлары эшләячәк, аларның ярдәме ата-аналар өчен бик мөһим.
Конкурсның 8,8 миллион сум күләмендә грант откан тагын бер җиңүчесе “Русия эзләү хәрәкәте”нең төбәк бүлеге булды, ул һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү белән шөгыльләнә. Активистлар үз проектын “Заоблачный фронт” дип атаган һәм аны Җиңүнең 80 еллыгына багышлаган. Биредә төп бурыч – яшьләрне тарихи хәтерне саклауга җәлеп итү. Эзтабарлар эшенең бер юнәлеше Кавказ булачак, анда экспедицияләр оештыру катлаулы һәм анда Бөек Ватан сугышы тарихында “ак таплар” әле бик күп. Авторлар биш төбәккә барачаклары турында сөйләде: әзерлек этабы Башкортстанда һәм Чиләбедә Ирәмәл тавында узачак, аннан соң экспедиция Краснодар краена, Карачай-Черкес һәм Кабарда-Балкарга юл тотачак.

ВИЧ-инфекцияле кешеләргә ярдәм итүче “Позитив мохит” төбәк иҗтимагый оешмасы 5 миллион сумга якын акча алачак. “Позитив әниләр” проекты ВИЧлы йөкле хатыннарга һәм яшь ярымга кадәр балалары булган әниләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

─ Рәсми мәгълүматлар буенча, республикада ВИЧ белән авыручы 10 меңнән артык хатын-кыз яши. Ел саен 18 яшьтән өлкәнрәк 390га якын йөкле хатын-кыз исәпкә куела, шулай ук СПИД үзәгендә яшь ярымга кадәр бала тәрбияләүче ким дигәндә 1980 хатын-кыз исәптә тора. Пациентларның 80 проценты эре шәһәрләрдә –─ Уфада, Стәрлетамакта, Салаватта яши, ─– дип билгели проект авторлары.

Кайвакыт мондый хатын-кызлар инфекционист янына бара алмый, чөнки баланы калдырыр кеше юк, кемдер катлаулы финанс хәле кичерә, кемдер наркотикка бәйлелекне җиңә алмый. “Позитив мохит”тә хатын-кызларга комплекслы ярдәм күрсәтергә тәкъдим итәләр. Аларга табиблар, психологлар, социаль хезмәткәрләр ярдәм итәчәк.
Барлыгы исә 2024 елда грантлар конкурсында 224 проект җиңгән.

Киләсе конкурс кайчан булачак?

Чираттагы Президент грантлары конкурсы 3 февральдә старт алды, заявканы 17 мартка кадәр президентскиегранты.рф сайты аша бирергә мөмкин.
Конкурста түбәндәге таләпләргә җавап биргән оешмалар катнаша ала:

● коммерциягә карамаган һәм хөкү­мәтнеке булмаган,

● Русия Федерациясе территория­сендә теркәлгән,

● конкурска гаризалар бирү срогы тәмамлануга кимендә 6 ай кала теркәлгән оешмалар.

Республика социаль проектларга күпме акча җәлеп итте?
2021 ел – 74,8 миллион сум.
2022 ел – 101,5 миллион сум.
2023 ел – 98,2 миллион сум.
2024 ел – 90,3 миллион сум.
2025 ел – 107,4 миллион сум.
БАРЛЫГЫ: 472,2 миллион сум.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас