Аскын районының куе урманнар белән уратып алынган иң гүзәл төбәгендә урнашкан Әмир авылы үзенең актив, тырыш халкы белән билгеле. Ана газиз баласын кочкандай, авылны уратып, иркәләнеп кенә аккан Төй елгасы шушы төбәкнең яме булып тора. Биредә әмирлеләр элек-электән балык тоткан, елганың гүзәллегенә сокланган, тирә-якны пөхтәлектә тотарга тырышкан. Алар һәр эшне, һәр гамәлне үзара киңәшләшеп, бердәм булып башкарырга күнеккән. Сынауларны һәрвакыт бергәләшеп жиңеп чыга, бәйрәмнәрне матур итеп уздыра белгәннәр һәм әле дә шушы гамәлләргә тугры калалар. Күренекле якташларын да онытмыйлар, һәрчак горурлык белән искә алып, төрле очрашулар үткәрәләр.
Әмир авылы зур түгел, әмма киң күңелле, уңган халкы тырышып дөнья көтә, мал-туар асрый, кулыннан килгәнчә яшелчә-жимеш үстерә, бергәләп аш-сулар уздыра, бәйрәмнәрдә кунаклар каршы ала. “Аек авыл-2024” республика конкурсына да актив кушылдылар. Конкурсның төп максаты – сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, халыкны активлыкка өндәү, аеклык традицияләрен тергезү, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, халкыбызның йолаларын, тарихын саклау. Шуны истә тотып, алар киләчәк буынга, яшьләргә авылның үткәне турында житкерү, ата-бабаларыбыз йолаларын тергезү, аларга ихтирам уяту, туган җиргә сөю тәрбияләү, шулай ук сәламәт тормыш алып баруга омтылу максатыннан төрле кичәләр, чаралар оештыра. Авылда бигрәк тә кул, агач эшләренә, пешеренүгә оста кешеләр күп, җыр-моңга да һәвәсләр. Бәйрәмнәрдә дә бергә, эшләрне дә күмәкләп башкаралар.
Бердәм көч белән әмирлеләр, бәйгенең муниципаль этабында авылны лаеклы күрсәтеп, җиңүче исеменә лаек булды. Авылдашлар конкурс кысаларында ел буена спорт, мәдәни чаралар, начар гадәтләргә каршы төрле акцияләр үткәрде, уңышлары белән уртаклашты. Иң кечкенә балалардан алып, өлкән яшьтәге апа-абыйларга кадәр барысы да уртак эшкә үз өлешен кертергә тырышты. Күптән түгел генә авылны ямьгә төреп, “Әмирләрчә искечә Яңа ел” чарасы гөрләп узды. Бу күләмле чарада барлык авыл халкы дәррәү катнашты. Әйе, монда да әмирлеләрнең бердәмлеге, активлыгы ачык чагылды. Менә шундый күңелле, матур, фәһемле чаралар авыл халкына тагын да дәртләнебрәк эшләргә, яшәргә этәргеч бирә.
Шулай ук районның туган якны өйрәнү музее белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена һәм СВОда катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен яклау елына багышлап оештырылган “Беркем дә онытылмады һәм онытылмаячак” дип исемләнгән тарихи чара күпләрнең күңел түрендә озак сакланыр. Әмир авылында Бөек Ватан сугышы кагылып үтмәгән гаиләләр юктыр. Авыл тарихында бу чор бик зур урын алып тора. 101 кеше сугышка алына. Шуларның 55 генә исән-сау туган төбәгенә әйләнеп кайта алган. Бүген аларның якты истәлеге якташлары күңелендә саклана. Әмма үз гомере бәрабәренә бүгенге матур тормышны бүләк иткән ветераннарыбыз безнең хәтерләрдән һич җуелмас һәм онытылмас, ди әмирлеләр. Әлеге вакытта Украина җирендә барган махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк, ата-бабаларыбызның батырлыгын үрнәк итеп, безнең тынычлыгыбызны, җиребезне саклаучы авылдашлар горурлыгыбыз булып тора. Әмирлеләр, шулай ук, махсус хәрби операциядәге якташларына гуманитар ярдәм оештыруда да актив эш алып бара: маскировка челтәрләре үрә, тушенка әзерли, токмач кисә, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Шуны да әйтергә кирәк, бу күркәм чарага вакытлыча ялга кайткан яугирләребез дә чакырылган иде. Әйе, әмирлеләр бүген заман белән бергә атлый, тормышка аек күзлектән карый. Районда үткән чаралардан читтә калмый, аларда даими катнашып тора. Конкурс елдан-ел популярлаша бара, күбрәк халыкны җәлеп итә һәм һәр милләтнең үз гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә хөрмәт тәрбияли. Чынлап та, халык берләшә, патриотизм арта, Әмир авылы халкы киләчәккә өметләр баглап, алга атлый. Һәр эшне киңәшләшеп, бердәм булып башкарганда гына алга барып булуын әмирлеләр яхшы аңлый.
Сөмбел ӘСЛӘМОВА.