67 яшьлек бер ханым да алдау корбаны булган. Караклык турындагы гариза белән ул Уфа шәһәренең полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Аңа үзен "электр счетчикларын алмаштыру белән шөгыльләнүче хезмәткәр" дип таныштырган билгесез ир-егет шалтыраткан. Ул пенсионердан электрон чиратка язылу өчен кесә телефонына килергә тиешле смс-кодны әйтүен сораган. Ышанучан ханым аның үтенечен үтәгән.
Соңрак ул "Дәүләт хезмәтләре" порталында шәхси кабинетын ватып керүләрен ачыклаган. Берникадәр вакыттан соң хатын-кызга яңадан билгесез кешеләрдән шалтырату килә, бу юлы шалтыратучы үзен "банк хезмәткәре" дип таныштыра. Җинаятьче хәбәр иткәнчә, мошенниклар хатын исеменә кредитлар рәсмиләштергән һәм аларны гамәлдән чыгару өчен яңа гаризалар рәсмиләштерергә кирәк. Үз акчаларын саклап калу өчен ул аферистлар счетына 2,5 миллион сумнан артык акча күчергән...
Күмертау шәһәренең полиция бүлегенә 56 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Иргә мессенджерларның берсендә билгесез кешеләр шалтыраткан. Әңгәмәдәш үзен "инвестиция компаниясе хезмәткәре" дип таныштыра һәм өстәмә акча эшләргә тәкъдим итә. Ялган брокер эшнең асылы һәм өстенлекләре турында сөйли, моның белән мөрәҗәгать итүчене кызыксындыра. «Остаз» җитәкчелегендә эш башлаучы инвестор шәхси кабинетын теркәгән һәм зур булмаган сумма керткән. Әмма алга таба аферист күп акча салырга һәм кредит акчаларын кертергә тәкъдим итә. Бу бахыр 730 мең сумлык кредит рәсмиләштергән, әмма акчаларны күчерү банк хезмәткәрләре тарафыннан блокланган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: уяу булыгыз! Сезгә карата законсыз операция ясалуы турында шикле шалтырату кергән очракта, әңгәмәне өзегез! Үз акчаларыгызны, янәсе, хәвефсез счетка күчермәгез, таныш булмаган затларга телефон аша үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук СМСтан кодны хәбәр итмәгез!
Автор фотосы