Авыл биләмәләрендә проблемасыз бер көн дә юк, аларны уңай хәл итү — зур уңыш инде ул. Шунысы куанычлы, соңгы елларда шуларның иң мөһимнәре — су белән тәэмин итү, юлларны төзекләндерү, мәдәният учакларын ремонтлау, һәйкәлләрне тергезү, балалар мәйданчыклары төзү, урамнарны яктырту, зиратларны коймалау кебекләре “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы чикләрендә тормышка ашырыла.
Кырмыскалы районының авыл биләмәләре дә анда елның-елында уңышлы катнашып килә, узган елда гына әлеге программа чикләрендә 8 авылда зур эшләр башкарылды. Якты Яланда юллар төзекләндерелде, Александровка, Иске Кыешкы һәм Бүләкәй авылларында урамнарга ут сузылды, Үрге Төкен авыл мәдәният йортының түбәсенә капиталь ремонт үткәрелде, Алексеевка һәм Колыш авылларындагы зиратлар коймаланды, Иске Бәбеч авыл биләмәсендә янгынга каршы мобиль комплекс сатып алынды. Бу башлангычларның һәрберсенең бәясе миллион сумнан артык тәшкил итә. Шуның 1 миллион 200 мең сумы республика бюджетыннан бүленсә, бер өлеше муниципаль ресурслардан юллана, шулай ук эшкуарлар һәм авыл халкы да үз өлешен кертә.
Әлеге программа ярдәмендә Карлыман авыл биләмәсендәге авылларда көнүзәк проблемалар хәл ителеп килә. Быел исә бу программада Олыкүл авылы халкы катнашып, мөселман зиратын коймаларга ниятли. Бу мәсьәлә тәүге җыелышларда, шулай ук, анкета сорауларына җавап бирү барышында ачыкланды. Йомгаклау җыелышында да халык шул ук проблеманы хәл итү турында килеште.
Йомгаклау җыелышында Карлыман авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Әхмәтҗанов, Кырмыскалы районы хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары, финанс идарәсе начальнигы Илфат Хәмитов, торак милекчеләре ширкәте рәисе Раил Фатыйхов, “Нургали” мәчете имам-хатыйбы Әлфәрит хәзрәт Ширгазин чыгыш ясап, әлеге программада катнашу тәртибе, аның шартлары турында сөйләделәр һәм анда җиңү өчен нинди таләпләр үтәлергә тиешлеген аңлаттылар.
Илфат Җәүдәт улы билгеләвенчә, программада җиңү өчен, тәү чиратта, халыкның бердәмлеге һәм активлыгы кирәк. Чөнки аларга акчалата да, кул көче яки техника белән дә ярдәм итәргә туры киләчәк. Олыкүллеләрнең моңа әзер булуы мәдәният йортының зур тамаша залын тутырып килүләре һәм бердәм булып тавыш бирүләреннән дә күренеп торды.
Торак милекчеләре ширкәте рәисе Раил Фаил улы билгеләвенчә, зират – ул мәңгелек йортыбыз, анда безнең борынгы ата-бабаларыбыз, якын туганнарыбыз, дусларыбыз, төрле сугышларда илебез азатлыгы өчен көрәшкән ветераннар җирләнгән. Шул изге урынны күркәм итеп, тәртиптә то-
ту – безнең бурыч, диде ул һәм бу изге гамәлне тормышка ашыруда актив булырга чакырды.
Әлегә кадәр авыл янындагы ике зиратны үз көчләре белән коймалаганнар, ә монысы өчен 1 миллион 600 мең сум акча таләп ителә. Әлбәттә, авыл зур булса да, үзләре генә башкарып чыгарлык эш түгел, шуңа алар шушы программада җиңүгә исәп тота һәм аңа зур өметләр баглый. Азат Марат улы билгеләвенчә, урындагы эшкуарлар да әлеге изге эшкә үз өлешен кертергә әзер – 200 мең сум күләмендә акча бирәчәкләренә гарантия хатлары да бар. Авыл халкы белән гомум сумманың 12 процентын җыячаклар, ә авыл Советы өлеше 16 процент тәшкил итәчәк.
Программаны тормышка ашыру өчен алты кешедән торган инициатив төркем сайланды. Алар барысы да — авылда яшәүче, халыкның ышанычын яулаган, хөрмәтле, абруйлы кешеләр. Проект конкурста җиңеп чыккан очракта Фидалия Садыйкова, Риф Яппаров, Радик Сабагинов, Таһир Әрдәширов, Рәзил Хөсәенов Раил Фатыйхов җитәкчелегендәге төркем, халыктан акча җыю белән шөгыльләнәчәк, эшләрне күзәтү астында тотачак, ә әлегә алдагы айларда программа чикләрендә оештырылачак һәм үткәреләчәк чаралар буенча фикер алыштылар. Шулай ук, бер җыелышканда, проект белән конкурста җиңеп, акчаның бер өлеше артып калган очракта, аның нинди максатка файдаланылачагын да билгеләделәр.
Җыелыш ахырында “Нургали” мәчете имам-хатыйбы Әлфәрит хәзрәт Коръән сурәләрен укыды, соңыннан халыкның бу изге башлангычы тормышка ашсын, ә иң мөһиме – махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, якташ-яугирләр исән-имин һәм җиңү белән әйләнеп кайтсыннар, илебездә, дөньяда тынычлык урнашсын, дип бергәләшеп дога кылдылар.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт программасы да авыл биләмәсендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең дуслыгын, татулыгын һәм бердәмлеген чагылдырды. Җыелышта авылның яше-карты һәм, мөселманнардан тыш, башка конфессия вәкилләре дә катнашты. Барысы да урындагы башлангычларга ярдәм программасы аларның мәсьәләсен хәл итүдә зур ярдәм булыр, дип өметләнеп һәм бу изге эшкә үз өлешен кертү нияте белән килгәннәр. Шулай бердәм булгач, әлеге проект белән дә, һичшиксез, җиңеп чыгарлар, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.