+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2025, 07:25

Чокырлар ямалды, тирәк киселде

Башкортстанга идарә итү үзәге теркәгән һәр мөрәҗәгатьне вакытында хәл итәргә тырышалар.

Чокырлар ямалды, тирәк киселде
Чокырлар ямалды, тирәк киселде

Үткән атнада Башкортстанга идарә итү үзәге республика халкыннан төрле мәсьәләләр буенча 5050 мөрәҗәгать теркәгән. Узган атнадагы белән чагыштырганда, шәрехләр 559га кимегән.

Юллар темасы буенча мөрәҗәгатьләр 257гә кимеп, 1120 тәшкил иткән. Күпчелеге юлларны кардан чистартуга кагыла. Төзекләндерү темасы икенче урында – 839 шәрех. Нигездә, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, аларны кардан һәм боздан чистарту, шулай ук ихаталарда тәртип урнаштыру, урамнарны яктырту турында язганнар. Торак-коммуналь хуҗалыгы темасы өченче урында – 711 хәбәр. Фатирларда җылылыкны арттыруны, йортларның түбәләрен кардан һәм боздан чистартуны сораучылар күп.
Менә хәл ителгән берничә инцидент. “Стәрлетамакта

К. Маркс урамындагы 105нче йорт түбәсез тора – искесен ремонт вакытында сүтеп ыргыттылар”. Бу хәбәрне “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы былтыр декабрьдә теркәгән. Йортта яшәүчеләр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “Туры элемтә”­сенә мөрәҗәгать җибәр­гән.

Стәрлетамак шәһәре хакимияте аны эшкә алган. Ачыклануынча, декабрьдә йортта капиталь ремонт барган. Халык мөрәҗәгать иткән вакытта подрядчы оешма ремонт эшләре барышында барлыкка килгән җитешсезлек­ләрне бетереп булашкан. 27 декабрьгә алар бетерелгән. Подрядчы оешма белгечләре тимер кон­струкция­ләрне монтажлауга керешкән. Быел 30 гыйнварда әлеге йортның түбәсен ремонтлау тулысынча төгәллән­гән. Мәгълүм булуынча, төбәк җитәкчесенең “Туры элемтә”сенә 9,5 мең мөрәҗә­гать килгән иде. Аларның бер өлеше эшләнгән, калганнары эштә.

Иглин районы үзәгендәге Лесунов урамында юл участогы ремонтланган. Бу урамда чокырлар барлыкка килүе һәм аларны ремонтлау зарурлыгы турында бер кеше социаль челтәрләрдә язган, комментарийны “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы 24 гыйнварда теркәгән. Юл хуҗалыгы идарәсе белгечләре мөрәҗә­гатьне эшкә алган һәм хәл итү өчен подрядчы оешмага тапшырган. 29 гыйнварга инде чокырларны ямап куйганнар.

Стәрлетамакта Элеватор һәм Техник урамнары чатында светофор ремонтланган. Аның ватылуы турында шушында яшәүче кеше социаль челтәр­ләрдә 21 гыйнварда язган, мөрәҗәгатьне ЦУР роботы тоткан. Проблеманы хәл итү белән шәһәр хакимия­тенең Транспорт һәм элемтә секторы белгечләре шөгыльләнгән.

Благовещен шәһәренең Социалистик урам, 8 адресы буенча урнашкан йортта яшәүче мөрәҗәгатеннән соң йорт яны территориясеннән кар чыгарылган. Социаль челтәрләрдә комментарийны “Инцидент-менеджмент” мәгъ­лүмат системасы теркә­гән. Благовещен районы хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Кибетләр янын җыештыр­ганда урындагы эшкуарлар­ның карны йортка таба этүе ачыкланган. Хакимият хезмәт­кәр­ләре алар белән бу мәсь­әлә турында сөйләшкән. Нәтиҗәдә, йорт яны террито­риясеннән кар чыгарылган.

Калтасы районының Кушна авылында яшәүче хатын үтенече буенча ботаклары электр линиясенә тиеп торган тирәкне кискәннәр. Мәсьәләне хәл итү белән район хакимияте белгечләре шөгыльләнгән. Алар Калтасы РЭСына мөрә­җәгать юллаган. 27 гыйнварда куркыныч ботаклар киселгән. Ханым мәсьәләне кыска вакыт эчендә хәл иткәннәре өчен рәхмәт белдергән.

Кушнаренкода җәмәгать транспортының ике яңа маршруты эшли башлаган. Бу хакта урындагы халык сораган. Пенсионерларга яңа поликлиникага барып җитү авыр булуы турында бер хатын район башлыгы Марат Латыйпов пос­ты астында язган. Мөрәҗә­гатьне гыйнвар башында “Инцидент-менеджмент” мәгълү­мат системасы теркәгән.
Район хакимияте мөрәҗә­гатьне эшкә алган. Халык соравы буенча тукталышларның берсен яңа поликлиника бинасыннан ерак түгел төзергә планлаштырганнар. 22 гыйнварда район хакимияте Кушнаренко авылында яшәүче­ләргә җәмәгать транспорты­ның ике яңа маршруты эшлә­теп җибәрелүе турында хәбәр иткән.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас