+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 февраль 2025, 03:25

Экологик контроль нәтиҗәлерәк булачак

Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан “Башкортстан Республикасында аеруча сакланылучы табигать террито­рияләре турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Закон кабул ителде.

Экологик контроль нәтиҗәлерәк булачакЭкологик контроль нәтиҗәлерәк булачак
Экологик контроль нәтиҗәлерәк булачак
─ Үзгәрешләр аеруча сакланылучы табигать территорияләрен саклау һәм файдалану өлкәсендә дәүләт контроле системасына кагыла, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. ─– Закон буенча даими рейдлар үткәрү мөмкинлеге каралган. Бу мөһим, чөнки күп кенә тыюлык территорияләре киң һәм аларга барып җитү авыр. Аларны контрольдә тоту өчен күп вакыт таләп ителә.
 
Элек законнарда озак вакытлы тикшерүләр үткәрү каралмаган иде. Экспертлар исә тыюлыкларны, заказникларны һәм милли паркларны саклау өчен даими күзәтчелек кирәклегенә басым ясады.
 
─ Закон кабул ителгәч, инспекторлар тәртипне күзәтү, табигатьне саклау режимын бозуларны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау өчен теләсә кайсы вакытта рейдларга чыга алачак, –─ диде Константин Толкачев. ─– Аларга документларны һәм транспорт чараларын тоткарлыксыз тикшерү мөмкинлеге бирелә. Инспекторларның вәкаләтләре артты, димәк, республикада экологик контроль нәтиҗәлерәк булачак.
Закон имзалау өчен Башкортстан Республикасы Башлыгына җибәрелгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас