Русия фәне көненең 8 февральдә билгеләнүе очраклы түгел. 1724 елда нәкъ шушы көнне император Петр I илдә фәнне үстерү турындагы указга кул куя. Һәм шуның нигезендә Русиядә Фән һәм художество академиясе булдырыла. Анда теләге булган һәркемнең белем алырга хокукы булган. Хәзер бу учреждение бөтен дөньяга Русия Фәннәр академиясе буларак билгеле. Узган елда ул 300 еллык юбилеен бәйрәм итте. Русия фәне көне ил башлыгы указы белән 1999 елның июлендә барлыкка килде һәм бу бәйрәм үзләренең гомерен фәнгә багышлаган галимнәр, студентлар өчен дә уртак.
Илебез үз хезмәтләре, ачышлары белән кешелек цивилизациясе үсешенә зур өлеш керткән галимнәребез белән горурлана. М. Ломоносов, К. Циолковский, И. Павлов, Д. Менделеев, И. Курчатов һәм башкаларның исемнәре дөнья фәне тарихында алтын хәрефләр белән язылган.
Русиядә бүген фән үсешенә дәүләт дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә. Галимнәребезнең фундаменталь фәнни тикшеренүләре һәм казанышлары дөнья әһәмиятендәге ачышлар нигезенә ята.
Русия фәне көне уңаеннан без икътисад фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренүләр үзәге баш фәнни хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рөстәм Ахуновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Рөстәм Ринатович, Сезне һәм республикабызның барлык фән эшлеклеләрен “Кызыл таң”чылар һәм гәзит укучылар исеменнән шушы бәйрәм белән тәбрикләргә рөхсәт итегез.
Бүген Сез Русия галимнәренең аеруча кайсы өлкәләрдә уңышлы эшләвен билгеләр идегез?
– 300 еллык тарихы булган Русия Фәннәр академиясе канаты астында эшләүче галимнәребезнең казанышы, әлбәттә, дөнья күләмендә дә таныла. Фәнни эшчәнлектә илләр арасындагы көндәшлек, хәтта санкция шартларында да дәвам итә. Әмма кешелек дөньясы үсешенә, фәнни-техник прогресска йогынты ясаган казанышларны беркем дә инкарь итә алмый.
Галимнәребез кайсы юнәлешләрдә нәтиҗәлерәк эшли, дигән сорау куйганда, мин, беренче чиратта, хәрби өлкәдәгеләрен билгеләргә, ягъни, самолет, ракета төзелеше, космик тикшеренүләр өлкәсе, шулай ук, физика һәм химия юнәлешләрен билгеләр идем.
Бәлки, казанышларыбыз тагын да югарырак булыр иде, әмма узган гасырның 90нчы елларындагы реформалар фән үсешенә гаять зур зыян салды. Илдә бик күп югары уку йортлары ябылды. Аерым өлкәләрдә фундаменталь тикшеренү челтәрләре эше, финанс җитмәү аркасында, тукталды. Соңгы елларда югары власть органнарында Совет чорындагы югары белем бирү системасын кабат кайтарырга кирәклеге турында фикерләр яңгырый. Ягъни 5 еллык белем бирүне күз уңында тотам. Хуплыйм. Аңа ирешә алсак, белем бирү системасы чын профессионалларны үстерергә этәргеч бирәчәк.
– Ничек уйлыйсыз, Хөкүмәт илдә фәнне үстерүгә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирәме?– Соңгы берничә елда дөньяда, илдә барган вакыйгаларны күз алдына китергәндә, галимнәрнең теге яки бу катлаулы хәлләрне җайга салудагы хезмәтләре зур. Коронавирус пандемиясе вакытында, мәсәлән, дөньяда иң нәтиҗәле яңа вакцинаны Русия Фәннәр академиясе карамагындагы фәнни-тикшеренү учреждениесе галимнәре тәкъдим итте. Дөньяда иң беренчеләрдән булып планета халкын үлемечле авырудан саклап калуда безнең галимнәр өлеше бәяләп бетергесез.
Махсус хәрби операция башлангач, хәрби техника, корал үрнәкләрен камилләштерү өлкәсендә көч салучы галимнәр хезмәте илнең оборона куәтен үстерүдә күренде. “Орешник” ракета комплексы бүген дөньяда иң көчле корал исәбендә. Ул Көнбатыш илләренең безне тагын да ныграк куркытырга теләп, “бармак яный” башлаган вакытында тәкъдим ителде. Мондый мисалларны күпләп китерергә була. Бүген фән – технологияләр нигезе. Ул икътисадны үстерүгә хезмәт итә. Икътисад исә халкыбызның тормыш дәрәҗәсе дигән сүз.
Ассызыкларга телим: әгәр дәүләт тарафыннан фәнне үстерүгә игътибар тиешле дәрәҗәдә булмаса, илнең куәте, көче һәм дәрәҗәсе күренмәс тә иде.
– Соңгы елларда дөньядагы вакыйгаларны һәм фәнни-техник казанышларны, мөмкинлекләрне исәпкә алып, Сез илдә фәнне кайсы юнәлешләрдә үстерү өстенлекле булырга тиеш дип уйлыйсыз?
– Фән үсеше, минемчә, һәрвакыт теге яки бу илнең мәнфәгатьләре белән чикләнергә тиеш түгел. Һәр илнең фәнне үстерүдә дәүләт стратегиясе бар. Минемчә, безнең илдә галимнәр алдында торган беренчел бурыч – дөнья күләмендә яңа технологияләр базарында көндәшлектә үз урыныбызны югары тоту. Моның өчен, әлбәттә, санлы, мәгълүмати технологияләр, генетика, оборона куәтен үстерү белән бәйле юнәлешләр буенча да башкалардан өстен булуыбызны билгеләргә кирәк.
“Росатом” дәүләт корпорациясе, мәсәлән – иң хәвефсез технологияләргә нигезләнгән ышанычлы эшчәнлеге белән дөньяда лидер. Җир шарының кайсы гына почмагында алар төзегән АЭСлар юк! Русия галимнәренең казанышларын дөнья күләмендә таныйлар һәм һәрвакыт уникаль, кабатланмас продукт тәкъдиме итүче буларак бәялиләр, ягъни галимнәребез фәнни продуктны чит ил технологияләренә иярмичә, үзләренең көче белән бирә. Ышанычлы әйтә алам: Русиянең галимнәр армиясе дөньяның көндәшлек мәйданында алгы сызыкта!
– Рөстәм Ринатович, Башкортстанда фән үсешен, аның ролен ничек бәялисез? Республикада ике югары уку йортын берләштерүнең нәтиҗәләре турында да фикерегез белән уртаклашсагыз иде.
– Сорауга җавапны шуннан башларга телим: илебез төбәкләре арасында Башкортстан, Татарстан, Чечен һәм Якут республикаларының гына үз Фәннәр академиясе бар. Русия Фәннәр академиясе канаты астында мондый дәрәҗә республикага зур мөмкинлекләр ача. Галимнәр төрле өлкәләрдә гыйльми тикшеренүләр алып бара. Матди-техник база көчле.
Узган елның декабрендә Башкортстанның фәнни белем бирү мөмкинлекләре белән танышу өчен республикага Русия Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, профессор, физика-математика фәннәре докторы Андрей Наумов килде. Ул башкаладагы берничә фәнни учреждениедә булды, студентлар кампусы, Евразия фәнни белем бирү үзәге, Уфа Фән һәм технологияләр университеты лабораториясе эшчәнлеге белән танышты. Тәэссоратлары белән уртаклашып, биредәге очрашулардан соң “ак көнләшү” белән каравын белдерде. Мәскәү галиме, әлбәттә, заманча биналарга, лабораторияләргә сокланып, Башкортстан галимнәренең нинди шартларда эшләвен күреп түгел, ә аларның нәтиҗәле эшчәнлегеннән чыгып бәя бирде.
Әйткәндәй, Башкортстандагы кебек Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара кампусы кебек биналар илдә күп түгел. Андрей Наумов билгеләвенчә, фән һәм технологияләр өчен илнең һәр төбәгендә Башкортстандагы кебек “үсеш нокта”лары булырга тиеш.
Фән үсеше, аның республика икътисадындагы, халыкның яшәешендәге ролен, минемчә, бер-ике сүз белән генә бәяләп булмый. Республикабызда халык хуҗалыгының һәр тармагы фәнни нигездә үстерелә.
Ике югары уку йортын берләштерү нәрсә бирде, дигән сорауга җавап бирергә әлегә иртәрәктер. Әлбәттә, аларны берләштерү дәүләт тарафыннан финанслауны элеккедән байтакка арттырырга мөмкинлек бирде. Икенчедән, мәһабәт кампус төзелүе Башкортстан галимнәренә, студентларына җитдирәк шөгыльләнү, тикшеренү эшләрен яңа технологияләр буенча алып бару мөмкинлеген булдырды. Шәхси фикерем шул: һәр ике югары уку йорты да элекке, үзләренә хас йөзләрен югалтты. Бәлки, бу хәл вакытлычадыр да. Яңа университет эшчәнлегенә дәүләт финанславы арттырылу, ышанам, яшь галимнәр эшчәнлеген дәртләндерергә дә этәргеч бирер.
– Әлеге фикерегезне тулыландыру максатыннан янә бер сорау бирәсе килә. Узган елның ноябрендә “Сириус” үзәгендә узган Русия яшь галимнәренең IV Конгрессында яшь галимнәргә төбәк ярдәме күрсәтү рейтингында Башкортстанның беренче урынга чыгуы турында хәбәр ителде.
– Лаеклы бәя. Әлбәттә, ул, беренче чиратта, республикада фәнне үстерүгә, яшь галимнәр тәрбияләүгә нинди мөнәсәбәт булуын күрсәтә. Башкортстан яше 40тан түбән булган галимнәр саны буенча илдә лидерлар исемлегендә. Икенчедән, аларның торак шартларын яхшырту мәсьәләсе илдә үрнәк итеп куелды. Яшь галимнәрнең тикшеренүләренә грант программалары аша ярдәм итүдә дә республика яхшы күрсәткечкә ия.
Саннар теле белән әйткәндә, республикада 2 меңнән күбрәк яшь галим бар. Ике ел дәвамында шуларның 130дан артыгы торак шартларын яхшыртты. Социаль челтәрләрдә узган ел ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров: “498 кеше стажировка үтте һәм без бу максатка ел саен 200 миллион сум акча бүләбез. Соңгы өч елда төбәктә яшь галимнәрнең 18 лабораториясе ачылды. Шушы чорда республикада фән үсешенә ярдәм итү максатында казнадан 850 миллион сумнан күбрәк акча бүлдек. Бу эшне дәвам итәчәкбез. Безнең бурыч – яшь галимнәрнең һәркайсы безнең хәстәрлегебезне үзләрендә тоюга ирешү”, – дип язды.
Яшь галимнәргә республика җитәкчелеге тарафыннан нинди игътибар бирелүен күрсәтүче тагын бер мисалга аерым тукталасым килә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров узган елның декабрендә “Елның яшь галиме” дигән мактаулы исем булдырылу турындагы указга кул куелуын хәбәр итте. Бу исем быелдан башлап биреләчәк. Аңа лаек булучыларга 150 мең сум премия бирү дә карала. Югары исем ел саен 7 галимгә биреләчәк. Минемчә, мондый игътибар Башкортстанның фән һәм инновацияләр үсешенә барлык шартлар да булдырылуын һәм киләчәккә инвестицияләвен дәлилли.
Узган елның 12 декабрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында республикада Фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт комитеты оештырылуы һәм аның 1 февральдән эшли башлавы турында хәбәр итте. Без әлеге хәбәрне дә куанып каршы алдык. Димәк, фәнни проблемалар, казанышлар һәрвакыт дәүләтебез игътибарында булачак.
– Соңгы елларда гыйльми хезмәтләре белән үзен дөнья күләмендә таныткан галимнәребез дә бар. Күптән түгел бу исемлекне Уфа Фән һәм технологияләр университеты профессоры, физика-математика фәннәре докторы Руслан Вәлиев тулыландырды.
– Русия фәне көне алдыннан шундый шатлыклы вакыйга барыбыз өчен дә зур горурлык булып тора. Гомумән, Башкортстан фәнен генә түгел, ил күләмендә галимнәребезнең мәртәбәсен күрсәтүче бәя бу. Руслан Зөфәр улы – Русиядән “Дөньяның ике процент иң яхшы галиме” исемлегенә кергән 10 галимнең берсе. Аны дөньяның абруйлы рейтинг хезмәте билгели. Ул – дөнья күләмендә фәнни лидерларны ачыклау белән шөгыльләнүче оешма. 1995 елда ук галим перспектив материаллар буенча Физика фәнни-тикшеренүләр институтын оештырды һәм аңа җитәкчелек итте. Хәзер ул Уфа Фән һәм технологияләр университеты структурасына карый.
Руслан Зөфәр улы – илдә наноструктур материаллар юнәлешендә эшләүче әйдәүче галимнәрнең берсе. Мондый материаллар әлегә кадәр, нигездә, медицина өлкәсендә генә кулланыла иде. Соңгы еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәсендә әлеге материаллар авиатөзелеш тармагында уңышлы куллану тапты. Башкортстан фәне горурлыгы булган галимнең фәнни казанышлары шул рәвешле илнең оборона куәтен ныгытуга да зур өлеш кертә.
– Рөстәм Ринатович, Сезне республикада билгеле галим, икътисадчы һәм актив, төпле, фәнни нигездә фикер йөртүче эксперт буларак та беләбез. Сез, шулай ук, “Башкортстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисади үстерү” стратегиясе авторларының берсе дә. Әлеге мөһим документ белән кыскача таныштырып үтсәгез иде.
– Әйтергә кирәк, әлеге документны әзерләүгә галимнәр, белгечләр тарафыннан зур көч салынды. Ул биш юнәлешне берләштерә. Нәтиҗәле дәүләт секторы, кеше потенциалын үстерү, республиканың үсеше, гаилә һәм нәтиҗәле икътисадка ирешү – һәммәсе дә республиканың үсеш перспективаларын фәнни нигездә дәлилләүче юнәлешләр. Анда географик үзенчәлекләр, милли һәм урындагы халык яшәеше, шөгыльләре исәпкә алына. Аграр, сәнәгать төбәкләренең ничек һәм кайсы юнәлештә үсәчәге фаразланып кына калмады, ә тәгаен бурыч-максатлар белән ныгытылды. Нәтиҗәле дәүләт секторы юнәлешен гамәлгә ашыру, мәсәлән, дәүләт хезмәте күрсәтүне санлыга күчерергә ярдәм итте.
Кызганычка каршы, ил күләмендә аерым юнәлешләрне санлыга күчерүнең тискәре яклары булу да ачыкланды. Соңгы елларда, әйтик, бу технологияләр мошенникларга “юл ачты”. Аларның халыктан төрле юллар белән акчасын талавы, гомумән, хәвефле хәлләргә китерде. Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче белгечләр мошенникларның бу бизнесына чик кую буенча яңалыклар тәкъдим итте дә инде. Нәтиҗәсе булыр дип ышанабыз.
Соңгы елларда сәламәтлек саклау, белем бирү, юл төзелеше тармаклары буенча республикадагы уңай үзгәрешләр – телгә алынган стратегик программа кысаларында башкарылган эшләр нәтиҗәсе.
Документта һәр шәһәр һәм районның үсеше фәнни нигездә һәм финанс, эшче көчләр, җитештерү мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнә. Урал аръягы районнары аерым караш таләп итә һәм программада без бу төбәкне үстерүдә магистраль юллар төзү зарурлыгын мөһим бурыч буларак күрсәттек. Урта һәм кече малтабарлыкны үстерү авыллар үсешенә генә түгел, республиканың эчке сәүдә базарын үзебездә җитештерелгән сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүгә дә уңай йогынты ясавы күренә башлады. Кыскасы, һәр юнәлеш турында тәфсилләп сөйләргә була. Иң мөһиме – үсеш программасында билгеләнгән максат-бурычларның шәһәр-авылларыбызның социаль йөзендә, халыкның көнкүрешендә, яшәешендә чагылуы.
Башкортстанда фәнни-технологик үсеш программасы эшләнүе әлеге юнәлештәге мөһим бурычларны гамәлгә ашыруда җитди инструмент булып тора. Ил башлыгы Владимир Путинның, Русиядә фәнни юнәлештәге тикшеренүләр һәм уйлап табуларга чыгымнарны эчке тулай продуктның 2 процентына кадәр күтәрергә кирәк, дип белдерүе, минемчә, фәнни-технологик үсешкә яңа этәргеч бирәчәк. Башкортстанның илнең фәнни-технологик үсеш рейтингында өченче ел рәттән илдә беренче унлыкта булуы республикада төрле юнәлештә көчен һәм белемен салучы галимнәребезнең нәтиҗәле эшчәнлеген күрсәтә.
– Эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Рөстәм Ринатович!
Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.