+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2025, 11:38

Уфада Башкортстан кунакханәчеләренең беренче форумы узды

Уфада кунакханә бизнесының 200дән артык вәкилен, туроператорларны һәм тармак экспертларын җыйган отельерларның беренче форумы үтте.

Уфада Башкортстан кунакханәчеләренең беренче форумы узды
Уфада Башкортстан кунакханәчеләренең беренче форумы узды

 

Форумда катнашучылар кунакханә секторының актуаль трендлары, төп мәсьәләләре һәм аның үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Чараны уздыру мәйданчыгы «Башкирия»кунакханә комплексы булды.

- Ышанам, форум кунакханә хуҗалары өчен даими аралашу мәйданчыгы булачак, анда алар идарә итүнең иң яхшы практикалары һәм технологияләре белән алмаша алачак. Туристлык тармагы һәм аерым алганда кунакханә бизнесы өчен күрсәтелә торган хезмәтләрнең югары сыйфатын тәэмин итү бик мөһим, – дип шәрехләде Башкортстан эшкуарлык һәм туристлык министры Зөһрә Гордиенко.

Форум программасында панель дискуссияләр, мастер-класслар һәм тармакның әйдәп баручы экспертлары чыгышлары узды. Спикерлар кунакханә бизнесындагы заманча технологияләр, персонал белән идарә итү ысуллары һәм туристларны җәлеп итү стратегияләре турында сөйләделәр.

Катнашучылар сервисның сыйфатын яхшырту һәм базардагы позицияләрне ныгыту буенча гамәли киңәшләр алдылар. Катнашучыларны туристлык өлкәсендәге тенденцияләр һәм трендлар, аның проблемалары һәм мөмкинлекләре белән Русия рестораторлары һәм отельерлары федерациясе вәкиллегенең кунакханә юнәлеше җитәкчесе Маргарита Әһлетдинова-Сутюшева таныштырды.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/26076/

Фото: https://pravitelstvorb.ru/news/26076/

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас