+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 февраль 2025, 09:39

Кәрәзле элемтә санлы тигезсезлекне бетерә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин республикада кәрәзле элемтә җәелдерелүе турында тулырак сөйләде.

Кәрәзле элемтә санлы тигезсезлекне бетерәКәрәзле элемтә санлы тигезсезлекне бетерә
Кәрәзле элемтә санлы тигезсезлекне бетерә

Башкортстанда М-7 һәм Р-240 автомобиль трассалары быел кәрәзле элемтә белән тулысынча тәэмин ителәчәк.

- Операторлар мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта М-7 һәм Р-240 автомобиль юллары кәрәзле элемтә белән 97 процентка тәэмин ителгән, бу күрсәткеч ел ахырына кадәр 99 процентка җитәчәк, – дип билгеләде спикер.

Геннадий Разумикин билгеләп үткәнчә, агымдагы елда 86 торак пунктта LTE база станцияләрен эшләтеп җибәрү күздә тотыла (алар 2023 һәм 2024 елларда тавыш бирү буенча сайлап алынган). Өстәвенә, бу елда республиканың 441 мәктәбендә IT-инфраструктура модернизацияләнәчәк.

Агымдагы елда Башкортстан юлларында 33 LTE база станциясе төзеләчәк. Геннадий Разумикин сөйләгәнчә, М-12 магистралендә яңа станцияләр барлыкка киләчәк. Министр сүзләренә караганда, быел «Уфа - Ырынбур» Р-240 автоюлында 4 яңа элемтә вышкасы урнаштыру, шулай ук М-12 магистралендә 21 база станциясе, «Идел» М-7 автоюлы участогында 12 станция төзү планлаштырыла.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас