+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2025, 08:02

Улын җәзалап үтергән иде

Төркиядә булган фаҗига кайтавазы Башкортстанга килеп җитте. Җәлладның хатыны - Уфа кызы Дамира...

Улын җәзалап үтергән иде
Улын җәзалап үтергән иде

2023 елның сентябрендә Төркиядә яшәүче Мостафа, улы Мехмет белән, туганнарына кунакка бара. Анда ул Мехметка 7 тапкыр пычак белән кадый, сабыйның муенын кисә. Ахырда үзенә кул салмакчы була. Ирнең курыккан туганнары ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырта. Баланы коткарып булмый. Авыр хәлдәге яраланган ата кешене дәваханә медиклары аякка бастыра, ә полиция тикшерү башлый.

Нәтиҗәдә, Төркия суды баланы үтерүчене дөньядагы иң коточкыч төрмәләренең берсендә җәза үтәү белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта матбугат чараларына үтерелгән сабыйның апасы Елена хәбәр итте. Елена сүзләренчә, ир-ат суд карарына апелляция бирергә тырышачак. Мәрхүм малайның туганнары исә хөкем карары үз көчендә калыр, дип өметләнә.

12 ел элек Дамира, Башкортстаннан китеп, Төркиядә Мостафага кияүгә чыккан. Анда тәрҗемәче булып эшкә урнашкан. Алар Мерсин шәһәрендә яшәгән. Гаиләнең Мехмет Нури исемле уллары туа. Аерылышканнан соң суд баланы әнисе белән калдыра, әмма ата кешегә ара-тирә аны үзе белән алып китәргә рөхсәт ителә.

Күп тә үтми Мостафа мошенниклык өчен төрмәгә эләгә. “Каникул”га чыккач, (Төркиядә тәртипләре яхшы булган җинаятьчеләрне ике атнага “ялга” җибәрәләр икән). 19 августта ул элекке хатыны янына килеп, Мехметны ял көннәренә үзе белән алып киткән. Әмма баланы кире китермәгән. Хатыныннан акча таләп итеп, янап, смс-лар яза башлаган. "Мин сиңа баланы исән килеш бирмәячәкмен", - дип янаган.

–25 август көнне мин полициягә мөрәҗәгать иттем, гаризаны кабул иттеләр, кулдан килгәнне эшләрбез диделәр. Ләкин хокук сакчылары: “Ничек сез шулай уйлый аласыз? Ата кеше баласына беркайчан да зыян итмәячәк”, – дип аптырадылар, – дип сөйли улын югалткан ана.

Ә инде 8 сентябрь төненә каршы ата кеше үз баласының гомерен кыйган…

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас