Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы ике яугирне генерал Шайморатов медале белән бүләкләде. Дәүләт бүләкләренә “Башкортостан” мотоукчылар полкы хәрбие Радмир Байегетов һәм Доставалов исемендәге батальон медвзводы командиры Арслан Морзагулов лаек булдылар.
“Радмир Урал улы СВОга кадәр милли китапханәдә эшләгән. Үз теләге белән фронтка барырга карар иткән. Арслан Фәнил улы безнең Доставалов исемендәге батальонда хезмәт итә, дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән. Хезмәтегез өчен рәхмәт!” – диде Радий Хәбиров.
“Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка, Хөкүмәткә, Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм Башкортстан халкына даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Без тылыбызның нык икәнен сизәбез. Безнең гаиләләр дә ярдәм ала. Тыл һәм фронт бердәм булганда, без җиңәчәкбез!” – диде Радмир Байегетов.
Башкортстанда “М-7” һәм “Р-240” автомобиль трассалары тулысынча кәрәзле элемтә белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта санлы үсеш министры Геннадий Разумикин хәбәр итте. “Операторлар мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта “М-7” һәм “Р-240” автомобиль юллары кәрәзле элемтә белән 97 процентка тәэмин ителгән, бу күрсәткеч ел ахырына кадәр 99 процентка җитәчәк”, – ─дип билгеләде министр.
Быел Башкортстан юлларында 33 LTE база станциясе төзеләчәк. Геннадий Разумикин белдерүенчә, яңа станцияләр “М-12” магистралендә барлыкка киләчәк. “Уфа –─ Ырынбур”
“Р-240” автоюлында 4 элемтә вышкасы урнаштыру планлаштырыла, шулай ук “М-12” магистралендә ─– 21, “М-7” автоюлы участогында 12 станция төзү ниятләнә. “67 километр трассаны элемтә операторының күләме 58,9 миллион сум булган инвестицияләре исәбенә каплау планлаштырыла”, –─ дип бил-
геләде Геннадий Разумикин.
Вице-премьер, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев хәбәр итүенчә, бүген Башкортстанда 150 электр белән зарядкалау станциясе эшли, аларның күбесе “тиз” форматта. “2025 елга без тагын 50 “тиз” станция сорадык, бу җитәрлек булыр дип уйлыйм”, – диде ул. Аның мәгълүматлары буенча, объектларны финанслау 138 миллион сум тәшкил итәчәк, шул исәптән ─– төбәк бюджетыннан 18 миллион сум. “Зарядкалау станцияләрен Уфаның аерым бистәләрендә, шулай ук, Күмертау, Учалы, Баймак, Благовещен, Бәләбәй, Дәүләкән шәһәрләрендә, “Абзак” тау чаңгысы курортында, “Шүлгән-Таш” тыюлыгында, Янган-Тау шифаханәсендә һәм башка урыннарда сафка бастыру планлаштырыла”, – дип билгеләп үтте министр.
Моннан тыш, торак комплексларның парковкаларында һәм ихаталарында акрын зарядкалау станцияләре барлыкка киләчәк.
Радий Хәбиров электромобильләр өчен зарядкалау станцияләре янында кар чистартуны контрольдә тотарга кушты. “Без станцияләрне баланска куйганда шунда ук алар янына машиналар килә алсын өчен территорияне кардан чистарту мәсьәләсе туа”, ─– дип ассызыклады республика җитәкчесе.
“Газпром межрегионгаз Уфа” предприятиесенең генеральный директоры Альберт Локманов киңәшмәдә газ кергән, коммерциягә карамаган бакча ширкәтләрендәге (СНТ) йорт биләмәләренә газ кертеп бетерү барышы турында сөйләде. Узган елда газ кертелергә тиешле йортларга инвентарьлаштыру үткәрелгән. Республиканың 20 районында урнашкан 423 “СНТ”да барлыгы 15 мең йорт ачыкланган. Нәтиҗәдә, аларга газ кертеп бетерү буенча план һәм график расланган. 2294 заявка кабул ителгән, 1983 килешү төзелгән, 308 участок һәм 218 йорт чигенә кадәр газ бирелгән. Ел дәвамында газүткәргечне 1000 җир участогы чигенә кадәр җиткерү планлаштырыла.
Башкортстан Башлыгы “СНТ”да 15 мең йортка кадәр газ үткәрү потенциалы барлыгын билгеләп үтте һәм 28 февральдә Уфада старт алачак “SMART-бакчачы” Халыкара форумы барышында газ кертеп бетерүнең барлык нечкәлекләрен халыкка аңлатырга кушты.