+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2025, 12:30

Гаиләләр өчен чагу вакыйга көтелә

28 февральдән 2 мартка кадәр Нуриман районында "Спорт. Лидерлык. Яшьләр!" төбәкара гаилә фестивале була.

Гаиләләр өчен чагу вакыйга көтелә
Гаиләләр өчен чагу вакыйга көтелә


Чараны Башкортстан Хөкүмәте, төбәктәге Евразия һәм Африка халыклары ассамблеясе вәкиллеге, шулай ук, "Кил бухтасы" шәһәр яны клубы оештыра.
Фестиваль тоташ гилә өчен чагу вакыйгага әвереләчәк. Аның программасында “Масленица” кышны озату чарасы, балалар өчен интерактив курчак театры, күңелле стартлар һәм саф һавада уеннар була. Кунаклар Павловка поселогы янындагы тәбигать кочагында ял итә ала.
"Башкортстан Республикасының Павловка сусаклагычының рекреация биләмәләрендә эчке туризмны үҫтерү” конференциясе фестивальнең төп вакыйгаларының берсе булачак. Анда туристик операторлар, ресторан бизнесы вәкилләре, отельерлар һәм башкалар катнаша.
Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко “Спорт. Лидерлык. Яшьләр” төбәкара гаилә фестиваленең республикада гаилә туризмын һәм яшьләрнең актив ялын үстерү өчен дәүләт, эшкупрлык һәм җәмгыять көчләренең берләштерүе хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республика, туристларны күберәк җәлеп итеп, туризм инфраструктурасы үҫеше иҫәбенә бу өлкәдә лидер булырга тырыша.
Конференция спикерлары арасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры, төбәктәге Евразия һәм Африка халыклары ассамблесе вәкиллеге җитәкчесе Андрей Назаров, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтайның сәнәгать, инновация үҫеше, сәүдә, эшкуарлык һәм туризм буенча комитеты рәисе урынбасары Эльза Мансурова, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Табигатьтән файдалану һәм экология, Торак һәм коммуналь хужалык министрлыклары, Нуриман һәм Караидел районнары хакимиятләре вәкилләре, тармак экспертлары катнаша.

Чыганак: https://mgazeta.com/news/novosti/2025-02-12/bashkiriya-soberet-semi-na-festivale-sport-liderstvo-molodezh-4118905

Фото: Башинформ

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас