Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
- җитештерү-техник билгеләнештәге продукция;
- халык өчен сәнәгать товарлары (халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләрен дә кертеп);
- азык-төлек товарлары;
- җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәт күрсәтүләр;
- халыкка хезмәт күрсәтү.
Конкурс кысаларында шулай ук «Иң яхшы сыйфат менеджменты системасы» һәм «Иң яхшы сыйфат менеджеры»ярышлары уздырыла.
Конкурсларда җиңүчеләр «Башкортстанның иң яхшы товарлары» һәм «Русиянең иң яхшы 100 товары» логотипларын куллану хокукына ия булачак. Бу аларның брендларының танылуын арттырырга һәм кулланучыларның ышанычын ныгытырга ярдәм итәчәк.
«Башкортстанның иң яхшы товарлары» конкурсында катнашу өчен гариза һәм документлар комплекты 1 апрельгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Ибраһимов бульвары, 82, 7 кат, 7-2 йорт. Тел. (347) 272-87-77. Барлык нечкәлекләр-конкурсны оештыручы сайтында https://bashtest.ru/contests/
Фото: https://resbash.ru/news/ekonomika/2025-02-10/startoval-priyom-zayavok-na-uchastie-v-konkurse-luchshie-tovary-bashkortostana-2025-4115672