+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль , 08:25

Мәктәп яңа автобуслы булды!

Республика Башлыгы Радий Хәбировның “Туры элемтә”сенә килгән мөрәҗәгатьләр аерым контрольдә тотыла.

Мәктәп яңа автобуслы булды!
Мәктәп яңа автобуслы булды!

Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары халыкның 5352 мөрәҗәгатен теркәгән. Аннан алдагы атнадагы белән чагыштырганда, аларның саны 302гә арткан.

Һәрвакыттагыча, күпчелек шәрехләр юллар проблемасына кагыла. Аларның саны 1300гә җиткән. Икенче урында ─– төзекләндерү темасы, 847 шәрех. Өченче урында ─– торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе, ─716 хәбәр.

Хәл ителгән берничә инцидентка күз салыйк. Узган атнада Салаватта Губкин урамында яктырту тергезелгән. Җәяүлеләр кичүе янында ике яктырткыч янмавы турында урындагы кеше кире элемтә платформасында язган булган. Салават шәһәре хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган, 30 гыйнварда Губкин урамындагы участокта лампаларны алмаштырганнар.

Уфада Шәфиев һәм Зорге урамнары чатында “Стоп-линия” билгесе куелган. Аны юлны ремонтлаган вакытта алып торган булганнар, юл билгесен кире кайтару зарурлыгы турында бер автоһәвәскәр язган. Хәбәрне “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. 5 февральдә “СУРСИС” хезмәткәрләре “Стоп-линия” юл билгесен урнаштырган.
Башкалада Бородино урамы, 24 адресы буенча тукталыш павильоны төзекләндерелгән. Кузнецов Затонындагы “Геофизиклар урамы” тукталышында көчле җилнең түбәгә зыян китерүе турында бер кеше социаль челтәрләрдә язган. Аны “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы 16 гыйнварда теркәгән. Киров районы хакимияте контролендә шул ук көнне җил җимергән түбәне сүткәннәр, ә 30 гыйнварда район коммуналь хезмәтләре тукталыш павильонын ремонтлаган.

Стәрлетамакның Новосельская урамы, 15 адресы буенча контейнер мәйданчыгы җиһазландырылган. Каты коммуналь калдыкларны җыю өчен контейнерлар куюны һәм законсыз рәвештә Былинная урамына ташланган чүп-чарны чыгаруны урындагы халык социаль челтәрләрдә былтыр көз сораган. Стәрлетамак шәһәренең торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе мөрәҗәгатьне эшкә алган. Башта Былинная урамындагы чүп-чарны җыештырганнар, декабрьдә Новосельская урамындагы 15нче йорт янындагы контейнер мәйданчыгын төзекләндерүгә керешкәннәр. Аннары эшне төгәлләү турында отчет биргәннәр.

Стәрлетамакта хәл ителгән тагын бер инцидент. Черноморская урамында яшәүченең мөрәҗәгатеннән соң чокыр ямалган. Хәбәр 3 февральдә теркәлгән. Шул ук көнне торак-коммуналь хуҗалык идарәсе белгечләре чокырларны күмдергән.

Иглиндә 7нче яңа мәктәптә укучыларның күплеге һәм барысына да бер мәктәп автобусы җитмәве турында ата-аналарның берсе Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “Туры элемтә”сенә язган һәм проблеманы хәл итүне сораган булган. Социаль челтәрләрдә комментарийны “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән, Иглин районы хакимияте эшкә алган. Ачыклануынча, былтыр гыйнварда мәктәп республиканың Мәгариф министрлыгына ике автобуска заявка биргән. Берсен инде алганнар, икенчесен көткәннәр. Бер генә автобус эшләгәндә, балаларны йөртү белән проблема, чыннан да, булган. Күптән түгел 7нче мәктәп өстәмә автобус алган. Хәзер транспорт барысына да җитә. Укучыларны ике мәктәп автобусы йөртә: һәркайсы үз графигы һәм маршруты буенча хәрәкәт итә.

Благовещенда Д. Бедный һәм Париж Коммунасы урамнары чатында “Юл бир” билгесе куелган. Биредә юл ремонтыннан соң билгеләрнең кире кайтарылмавы һәм машина йөртүчеләргә авырлык тудыруы турында урындагы кеше хәбәр иткән. Благовещен районы хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Юл хезмәте эшчеләре бер билгене –─ декабрьдә, икенчесен 7 февральдә урнаштырган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: