+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2025, 11:05

Үзе китте, җыры калды...

Күренекле мәдәният эшлеклесе, музыкант һәм җырчы Мәхмүт Ибраһимовның якты истәлегенә

Үзе китте, җыры калды...
Үзе китте, җыры калды...


Тагын бер тетрәндергеч хәбәрдән аяз күкне кара болыт каплагандай булды: чын дустым, үз абыем кебек якын күргән абзыем көтмәгәндә бакыйлыкка күчте...

Мәхмүт Благовар районының Яныш авылында 1958 елның 6 августында Закирә һәм Халит Ибраһимовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, авыл клубына художество җитәкчесе, комсомол секретаре итеп сайлана. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Авыл хуҗалыгы техникумының зоотехниклар әзерләү бүлеген, Мәдәният-мәгърифәт училищесын тәмамлый, читтән торып Авыл хуҗалыгы институтында белемен арттыра. Бик тырыш, баскан җирендә ут чыгарып торган, талантлы, акыллы егетне Яныш авылы мәдәният йортының директоры итеп билгелиләр.
Моңлы тавышы, мөлаем йөзе, акыллы сүзләре белән ул тиз арада кешенең күңелен яулап ала белә. Татар, башкорт халык җырларын бигрәк тә оста башкара, заманча җырлар да аның репертуарында мөһим урын ала. Халык бигрәк тә Мәхмүт Ибраһимов башкаруында “Шахта”, “Моңнар кайтсын авылга”, “Кышкы чия” җырларын бик яратып кабул итә иде. Тальянда да бик матур итеп уйный иде. Авылда гына түгел, район, хәтта республикабыз күләмендә үткәрелгән чараларда да актив катнашты. Бәлки, шуңадыр да, аның дуслары да бихисап иде, кая гына барса да, аны танымаган кеше бик сирәк булгандыр.
Мин Мәхмүт абый белән Казан шәһәрендә “Хазина-Тур” агентлыгы оештырган, Рамил Чурагуловның 60 яшьлек юбилеена багышланган чарада танышкан идем. Беренче минутлардан ук ул үзенә җәлеп итте, матур, моңлы тавышы, тальянда татар, башкорт көйләрен өздереп уйнавы, шаян сүзләре, олыны – олы, кечене – кече итә белүе, һәр кешегә ихтирамлы мөнәсәбәте белән мине хәйран калдырды. Казанга сәфәрнең шундый күңелле булып исемдә калуында Мәхмүт абый Ибраһимовның өлеше зур.
2023 елда Самара шәһәрендә үткәрелгән Халыкара татар мәдәнияте “Мирас” фестивалендә очраштык. Китап туйларында, хәйрия концертларында бик еш кына бер сәхнәдә чыгыш ясарга туры килде. Кайда гына булса да, ул һәрвакыт үзен югары дәрәҗәле, итагатьле, үз эшен искиткеч яратып башкаручы итеп танытты. Вулкан кебек кайнап чыгарлык хәлләрдә дә Мәхмүт абый алтынга тиң киңәшләре белән тынычландыра белә иде.
“Кеше ачык, гади, бер сүзле булырга тиеш, әйткән икән – таш яуса да үтәсен! Алдашмасын! Мин шундый кешеләрне яратам!” – дия иде Мәхмүт абый. “Гомер бик кыска, шуның өчен яшәп калырга кирәк. Тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк!” – дигән сүзләре дә колакта чыңлап тора.
Чынлап та, Мәхмүт Ибраһимов кыска гына гомеренең тәмен белеп, ямен күреп яшәде. Хатыны Наилә Рәшит кызы белән бер ул, бер кыз үстерделәр, икесенә дә югары белем алырга ярдәм итеп, хәзерге көндә алар башлы-күзле булып дөнья көтә. Берсеннән-берсе матур, талантлы балалар үстерәләр. Каникул вакытларында оныклары картәти-картәниләре янына авылга кайта, ял итә, эшкә өйрәнде. Кичләрен, эшләр бераз тәмамлангач, картәтиләренең дәртле итеп гармунда уйнаганын мөкиббән китеп тыңлыйлар иде.
Гомере буе халкым, телем дип, Туган җирем, милләтем дип яшьнәп яшәде хөрмәтле Мәхмүт абыебыз. Моңа исәпсез-хисапсыз Мактау хатлары, дипломнар, грамоталар дәлил булып тора. Ул Башкортстан Мәдәният министрлыгы, “Ак калфак” Башкортстан хатын-кызлар берлеге төбәк иҗтимагый оешмасы бүләкләре, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдында зур казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде, “Уйна һәм җырла, яраткан гармун” II ачык конкурсының дипломы, “Алтын Урал” халык иҗат премиясе иясе, “Сәләт” Бөтенрусия халык иҗаты фестивале дипломанты. Озайлы фидакарь хезмәте һәм авыл сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен Мәхмүт Халит улына Башкортстан мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының, Благовар районы хакимиятенең Мактау грамоталары тапшырылды. Әлеге югары бүләкләрне республика Халык иҗаты үзәгенең, Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хатлары да тулыландырды.
“Үзе китте, җыры калды...” ди дуслары, туганнары, якыннары Мәхмүт Ибраһимов турында. Чынлап та, мизгелләрдән торган гомеребездә якты йолдыз булып эзен калдырды, күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлы үтте безнең кадерле абыебыз.

Моң иясе безне ташлап китте,
Тынып калды кебек сәхнәләр.
Гомер дигәннәре үтте китте,
Бушап калды иркен сәхрәләр.

Ишетелми моңлы тавышларың,
Туктап калды дәртле көйләрең.
Сагышларга салып һәммәбезне,
Соңгы тапкыр типте йөрәгең.

Якты йолдыз булып кабындың син,
Нур чәчәргә безнең юлларга.
Үрнәк булдың һәммәбезгә дә син,
Тугры булдың якын дусларга.

Үзең киттең, ә җырларың калды,
Халык күңелендә исемең.
Тормыш китабында эзең калды,
Исемеңә туры җисемең...

Мәңге балкы, Мәхмүт атлы егет,
Якты йолдыз булып күкләрдә.
Синең гомер җиһан киңлегендә
Маяк булсын иде күпләргә.

Гүзәл ЯППАРОВА.
Уфа шәһәре.


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас