+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 февраль 2025, 03:05

Язылучылар бүләкләр ота!

18 февральдә БСТ телеканалында иртәнге «Сәлам» тамашасының туры эфирында матбугат басмаларына язылучылар арасында призлар уйнатылачак.

Язылучылар бүләкләр ота!Язылучылар бүләкләр ота!
Язылучылар бүләкләр ота!

Гәзит- журналларга язылучылар ике акциядә катнашачак: «Языл һәм җиңеп чык» (беренче яртыеллыкка, шулай ук 2025 елга язылу) һәм «Яңа ел марафоны».

Суыткыч тартма, телевизор, ноутбук, робот-пылесос һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак. Мондый бүләкләр ияләре арасында нинди дә булса басмага язылучы теләсә кем булырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 1 февральдән 31 мартка кадәр төбәк халкы 2025 елның икенче яртысына алдагы чор бәяләре буенча гәзит-журналларга языла ала.

Почта бүлеге аша гына түгел, rbsmi.ru сайтында берничә минут эчендә язылырга мөмкин .

"РБ " ИД" иллюстрациясе.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас