Тиешле закон проектын депутат Нина Останина кертте. Бу хакта ул «Фонтанка»га сөйләгән.
Останина мәгълүматы буенча, закон проекты балалы гаиләләрнең торак проблемаларын хәл итүгә федераль бюджеттан өстәмә акчалар җәлеп итәргә, аларның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә һәм туучылар санын стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Яшь гаиләләргә беренче бала туганда бурычның - 10, икенчесе туганда 20 процентын исәптән чыгарырга тәкъдим итәләр. СВОда катнашучылар бер бала булганда ипотеканың - 40 һәм ике бала булганда 60 процентын каплый алачак. Өч балалы гаиләләр ипотека кредитының 75 процентын түли алачак.
Русия Хөкүмәте башлангычны финанслау мәсьәләсен төгәлләштерү өчен закон проектын эшләп бетерүгә җибәргән дә инде. Яңа законда яңа төзелешләр һәм икенчел торак арасында аерма юк. Әгәр бу закон эшли башласа, дәүләт кешеләргә яңа һәм иске йортларда ипотека өчен азрак түләргә ярдәм итәчәк.
фото: башинформ