+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Февраля 2025, 02:00

"Бер көнне ике балаларын җирләделәр..."

Илсөя Бәдретдинова яшьләрен тыя алмаган.

"Бер көнне ике балаларын җирләделәр..." (видео)"Бер көнне ике балаларын җирләделәр..." (видео)
"Бер көнне ике балаларын җирләделәр..." (видео)

Җырчы социаль челтәргә җәй көне төшерелгән бер видео куйган. Машинада телефоннан Люция апасы белән сөйләшеп баруын үзе болай шәрехли:

"Җәй көне яңа программага әзерләнгән вакыт бу… Люция апайга шалтыраткан чак. Гүзәл Карамиева төшергән видео. Авылдан видеокассета алып киткән идем. Анда – туганнан туган апамның туе. Бөтенесе бәхетле! Мин – туйда шаһидә (17 яшь). Табын артында әти, әни, җизнәй, апай, туганнар… Бүген аларның берсе дә исән түгел.

Ә туйлары бара торган апалар бер көндә 2 балаларын җирләделәр. Кызлары Алсуга - 15, ә уллары Надирга 10 яшь иде. Башка сыймаслык. Өч тиенлек дөньяда яшибез", – дип яза ул.

Видеода исә җырчы апасына: «Апай, мин сагынам сине», – ди. Икесенең дә күңеле тула. «Сагынасың инде, ярты елга бер күрешеп булмый… Без бит икәү генә», – ди җавап бирә апасы. Аннары элемтә өзелә...

«Үлеп сагынам, Гүзәл. Тормыш куабыз бит. Ни апайлар янына кайткан юк, ни малай белән «җүнләп» аралашырга вакыт юк», – ди җырчы.

 

Шунда күзеләрдән яшьләр агыла.

Фото: Илсөя Бәдретдинованың шәхси архивыннан. 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас