"Русия почтасы" өчен гәзит-журналларга язылу - иң мөһим социаль функцияләрнең берсе. Кешеләргә мәгълүматка ирешү өчен тигез мөмкинлекләр булдыру максатында компания берничә категория өчен язылуга ташламаларны саклый, даими рәвештә язылу бәясен төшерү буенча акцияләр үткәрә. Мәсәлән, февраль башында икенче яртыеллыкка вакытыннан алда язылу башланды. Яраткан басманы узган язылу чоры бәясеннән алырга мөмкин", - дип ассызыклады Ленард Шәфыйков.
Бу эштә нәшрият берлеге белән хезмәттәшлек зур роль уйный, диде ул.
"Күп еллар дәвамында безнең ышанычлы партнер булып Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы кала. Без уртак акцияләр үткәрәбез, алар гәзит-журналларга язылуны стимуллаштыра, аларга кызыксынуны арттыра. Бу республиканың басмалар тарата торган мәгълүматның һәркем өчен ачык булуын теләве турында сөйли", — дип билгеләде идарә җитәкчесе.
Башкортстанның язылу буенча лидер төбәкләр рәтенә керүе - уртак эшнең закончалыклы нәтиҗәсе. Мондый алым язылу күләмен тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, дип нәтиҗә ясады Ленард Шәфыйков.
Фото: "Почта России"