Балтачта Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре хатын-кызларның милли баш киемен ясау буенча осталык дәресләре үткәрә. Бу чара башкорт һәм татар халкының гореф-гадәтләрен пропагандалауга һәм саклауга юнәлтелгән.
Осталык дәресләре вакытында кул астындагы материаллар кулланыла. Башта картоннан түгәрәкләр кисеп алалар, кырыйлары формалаштырыла, аннары тукымадан баш киеменең нигезе тегелә. Әзер калфакларга төрле бизәкләр төшерелә. Шул рәвешле осталык дәресендә катнашучылар хатын-кызларның милли баш киемен үзаллы ясый ала. Мондый чаралар традицияләрне саклауга һәм буыннан-буынга тапшыруга ярдәм итә. Алар яшьләргә үз халкының мәдәнияте турында күбрәк белергә һәм аның тарихы белән танышырга мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, милли баш киеме ясау күп кешеләр өчен мавыктыргыч хоббига әверелергә мөмкин. “Әгәр сез башкорт һәм татар мәдәнияте турында күбрәк белергә, милли баш киеме ясауда үз көчегезне сынап карарга телисез икән, Балтач районы үзәк китапханәсендә осталык дәресенә килегез!” — ди китапханәчеләр.
Мондый чаралар китапханәдә даими үткәрелеп килә. Иске Балтач авылында урнашкан Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы укучылары катнашлыгында шундый чара оештырылды. Үсмерләр милли киемнәрдәге мондый элементларның матурлыгы, зәвыклы булуы турында белде. Элек әбиләр аңлатуынча, бизәнгечләр хатын-кызны күз тиюдән, начар энергетикадан да саклаган икән.
Ә гаиләләре белән килгән китап укучылар башкорт хатын-кызларының күкрәкчәләрен әзерләү серләрен өйрәнгән. Матур, бизәкләп эшләнгән күкрәкчәнең дә хатын-кызның сәламәтлеге өчен әһәмияте бар икән. Өстәвенә, ул салкын тиюдән дә саклый.
Ә калфакларны эшләгәндә аны бәрхет, ефәк тукымадан тоташтырып тегеп тышлыйсың.
— Китап укучылар арасында шулкадәр оста апалар бар ки, аларның теккән җөе сизелми дә. Әзер калфакларны китап укучыларга бүләк итәбез. Төрле авылларда оештырылган милли ансамбльләргә биреп торабыз, — ди китапханәчеләр.
Китапханә хезмәткәрләре Лилия Гыйзетдинова һәм Зилә Кашапова — үзләре дә район Мәдәният сарае каршындагы “Рәйхан”, “Җидегән чишмә” фольклор ансамбльләре җырчылары.
Әзер калфакларга күңелгә охшаган бизәкләр чигәләр. Кемдер челтәр куллана, берәүләргә сәйләннән тезелгән бизәкләр, ялтыравыклар ошый. Укалы бизәкләр яратучылар да бар. Кемдер күңеленә якын бизәкне матур итеп чигеп куя.
— Безнең теләк — милли киемнәрдәге бизәкләрне үсеп килүче буынга җиткерү. Китапханәбезгә алдырган “Башкортостан кызы”, “Тулпар”, “Казан утлары” кебек журналларда, “Кызыл таң” гәзитендә милли киемнәр турында басылган мәкаләләрне укып, өйрәнеп барабыз. Китап сөючеләргә мондый чаралар бик ошый, теләп катнашалар, — ди китапханә директоры Әлфидә Муллагалиева.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.