+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 февраль 2025, 04:35

Һәркем шөгыльләнә алачак!

Халык соравы буенча Кушнаренкода – велоспорт, Илеш районында кул сугышы буенча секцияләр эшли башлады.

Һәркем шөгыльләнә алачак!Һәркем шөгыльләнә алачак!
Һәркем шөгыльләнә алачак!

Җиде көндә Башкортстанга идарә итү үзәге төрле сораулар буенча халыкның 4832 мөрәҗәгатен теркәгән. Узган атнадагы белән чагыштырганда, шәрехләр саны 520гә кимегән.

Аларның күпчелеге юллар темасына –─ 987. Сәламәтлек саклау темасына мөрәҗәгать­ләр саны артып, 681гә җиткән. Иң күп мөрәҗәгатьләр ташламалы дарулар белән тәэмин итү буенча килгән. Торак-коммуналь хуҗалык темасы өченче урында –─ 619 шәрех. Белорет шәһәреннән кайнар су булмауга шикаять­ләр күп килгән. Җылытуны арттыруны сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан.

Мәчетле районының Олы Устьикин авылында кыйгайган электр баганасы турайтылган. Аның якындагы йортка аву ихтималлыгы турында авыл кешесе пост астындагы шә­рех­ләрдә язган. Бу мәсьәләне хәл итү белән район хакимияте һәм Олы Устьикин авыл Советы шөгыльләнгән. Терәк­нең телефон элемтәсе казыгы булуы ачыкланган. Бераздан “Ростелеком” компаниясе белгечләре урынга чыгып, багананы турайтып куйган.

Уфада Сочи урамындагы юл чокырларын ремонтлаганнар. Февраль башында авто­һәвәскәрләрнең берсе ас­фальтның ватылуына игътибар иткән һәм юл өслеген ремонтлауны сораган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язган, комментарийны “Инцидент-менеджмент” системасы тер­кәгән. Киров районы хакимияте проблеманы хәл итү белән шөгыльләнә башлаган. 12 февральдә район коммуналь хезмәте белгечләре юл чокырларын ямауны төгәллә­гән.
Бер кеше хәбәреннән соң Салаватның Батыр аллеясен­дә спорт тренажерын ремонтлаганнар. Шәһәр хакимияте мөрәҗәгатьне спорт җиһаз­ларын урнаштырган подрядчы оешмага тапшырган. 12 фев­ральдә тренажер ремонтланган.

Иглин районы үзәгендә Вологда урамы, 50/1 адресы буенча урам яктырткычлары алмаштырылган. Фонарьның озак вакыт янмавы турында урындагы кеше социаль чел­тәрләрдә язган. 7 фев­ральдә проблема хәл ителгән.

Шуңа охшаш мөрәҗәгать Мәләвез районыннан да килгән. Бер кешенең социаль челтәрләрдә бастырган үте­неченнән соң Арсланов урамы, 36 адресы буенча яктырткыч урнаштырылган. Гомумән алганда, соңгы җиде көндә Башкортстанның “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат сис­темасы һәм “кире элемтә” платформасы төзек булмаган урам яктырткычлары буенча 75 хәбәр теркәгән. Мөрәҗә­гатьләрнең күбесе инде хәл ителгән, калганнары ─ эштә.

Кушнаренко авылының Балалар-үсмерләр спорт мәктә­бендә февральдә яңадан велоспорт секциясе эшли башлаган. Бу хакта урындагы халык сораган. Аларның берсе социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров посты астында мөрә­җәгать язган, аны ЦУР мәгъ­лүмат системасы теркә­гән. Кушнаренко районы хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган һәм Велоспорт федерациясе белән киләчәктә хезмәттәшлек һәм спорт инвентаре белән тәэмин итү турында килешү имзалаган. Спорт мәктәбенә 10 велосипед һәм 5 тренажер кайтарылган. 7 февральдә Кушнаренко авылында велосипед спорты секциясе эшли башлаган.

Ә Илеш районының Базытамак авылында кул сугышы буенча спорт секциясе ачыл­ган. Спорт белән шөгыльләнү теләге турында урындагы халык социаль челтәрләрдә берничә тапкыр язган: комментарийларны ЦУРның “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән, Илеш районы хакимияте эшкә алган. Мәсь­әлә районның Яшьләр сәя­сәте, физкультура, спорт һәм туризм комитеты белән берлектә каралган.

Авыл халкы белән киңәш­ләшеп, кул сугышы секциясен ачарга булганнар. Тренер Ростислав Умырбаев балалар белән шөгыльләнү өчен авылга килергә ризалашкан.
8 февральдән Базытамак урта мәктәбендә спорт дәресләре башланган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас