Бүген Уфа мэры Ратмир Мәүлиев билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләргә ярдәм күрсәтүче республика комплекслы социаль үзәгендә булды. Җиләк-җимеш һәм медикаментлардан тыш, ул үзәккә җылы кием комплектлары: эчке һәм аяк киемнәре, перчаткалар, шулай ук җылы чалбар һәм курткалар алып килгән.
Үзәк Колгуевская урамында урнашкан. Бүген үзәктә 41 кеше яши. Алар өчен түләүсез медицина, социаль һәм юридик ярдәм оештырылган. Оешма карамагында вакытлыча тору өчен барлыгы 60 урын исәпләнә.
- Тормыш - ул күптөрле, һәм кешеләр төрле томыш хәлләрендә калырга мөмкин. Иң мөһиме — алга оптимизм белән карау, - диде Ратмир Мәүлиев һәм барысын да алдагы бәйрәмнәр белән котлады.
Фото: "телеграм-канал Ратмира Мавлиева"