+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2025, 16:10

Мәчетле авылда иман нуры бар

Бүген Илеш районы Иләкшиде авылында дүрт манаралы, биш ярымайлы һәм гөмбәзле күркәм мәчет ачылды.

Мәчетле авылда иман нуры бар
Мәчетле авылда иман нуры бар

     Архив документлары буенча Иләкшиде авылына 1665 елда нигез салынган. 1924 елда ике мәчетле авылда 820 кеше яшәгән. Югары очтагы мәчет 1834 елда төзелсә, 1915 елда түбән очта икенче мәчет төзелә. Ике мәчет тә агачтан төзелгән һәм бер манаралы була. Илебездә революциядән соң динне юкка чыгару максатыннан мәчетләр сүтелә, яндырыла. Кызганычка каршы, Иләкшиде мәчетләре дә 1934 елда сүтелә. Инде туксан ел узганнан соң гына, ниһаять, бүген Иләкшиде авылында яңа мәчет ишекләрен ачты.

     2022 елның июнь аенда авыл җыенында мәчет төзергә карар кылына һәм урын билгеләнә. Ә инде шул ук елның 7 ноябрендә “Равил һәм Зөлфия” мәчетенә нигез салына. Мәчет төзергә шушы авылда туып-үскән бертуган Айдар, Артур, Раиль, Динар, Азамат Баһмановлар алына. Бу тырыш, уңган, эшсөяр гаиләне Илештә һәм тирә-якта яхшы беләләр. Бертуганнарның  һәркайсы үз эшләрен алып барып, аягында нык басып торучылар сафында. Баһмановларның крестьян-фермер хуҗалыгы, “Илешагропродукт” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы шәхси предприятиясе ит, сөт һәм сөт ризыклары һәм ит эшкәртү цехында чималдан дистәләрчә төр продукция җитештерә һәм кулланучылар арасында зур ихтияж белән файдалана.

     Барлык дин кануннарына туры китереп, заманча төзелгән мәчет ачу тантанасына авылдашлар, күрше авыллардан һәр районнардан да кунаклар күп җыелып, ике катлы мәчет эче шыгрым тулы иде. Чарада Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин да катнашты.

     – Бүген Аллаһның рәхмәте, кодрәте белән Иләкшиде мәхәлләсендә мәчет ачу тантанасына җыелдык. Бу бик тә күркәм, нурлы, шатлыклы вакыйга. Киләчәгебез хәерле булып, мәчет ишекләре ачык булсын, балаларыбыз дини белем алсын, биш вакыт намазлар үтәлеп Аллаһның рәхмәтенә ирешергә язсын! Шушы мәчетне төзүгә үз өлешләрен керткән һәркемгә Аллаһның рәхмәтенә ирешергә насыйп итсен! – диде Илеш һәм Бакалы районнары имам-ахунды Рөстәм Әбушаһмин һәм тантаналы чараны дога укып башлады. Рөстәм Әбушаһмин үз чыгышында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның ихлас теләкләрен дә җиткерде һәм рәхмәт хатларын, мәчеткә кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

     – Якты кояшлы, шул ук вакытта кышкы салкынлы матур көндә күркәм чарага җыелдык. Иләкшиденең бәрәкәтле җирендә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев та туган. Монда элек-электән булдыклы, бердәм, хезмәт сөюче, уңган кешеләр яши. Ә хәзер инде авылга килеп кергәч тә матур мәчет каршы ала. Мәчетнең тупсасына тузан да, кар бөртеге дә кунып тормасын, килүчеләр күп булсын, намазга басучылар да артып торсын. Ә инде мәчет төзүдә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Аерым рәхмәт сүзләрен бертуган Баһмановларга җиткерәм. Алар үзләренең туган җирен, төяген яратып яшәүче һәм эшләү ватанпәрвәрләр. Тирә-якта сезнең тырыш, уңган ир-егетләр дип даныгыз таралган. Башкарган барлык эшләрегез өчен дә сезгә зур рәхмәт сүзләре җиткерәм, – диде Илдар Иршат улы.

     Ул шулай ук республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычында эшләгән “Атайсал” кече Ватанга ярдәм итү проекты кысаларында катнашканнары өчен бертуган Айдар, Артур, Раиль, Динар, Азамат Баһмановларга республика Башлагының Рәхмәт хатларын, Борис Яруллин, Кәүсәр Хәкимов, Таһир Баһманов, Салават Баһмановка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

     – Хөрмәтле авылдашлар, килгән мөхтәррәм кунаклар, кадерле дин кардәшләр! Әлеге көнне бик күпләр зарыгып көтеп алды. Аллаһка шөкер, бүген Иләкшиде авылында яңа мәчет ишекләрен ачты. Бертуган Баһмановлар һәръяклап булдыклы, бик күпләргә үрнәкле гаилә. 2022 елда алар башлангычында Бишкурай авылында төзекләндерү эшләреннән соң мәчетебезнең ишекләре янә ачылган иде. Бүген инде аларның туган авылында мәчет ачу тантанасындабыз. Шулай ук, ярдәм кулы сузган һәрбер авылдашларга рәхмәт сүзләре җиткерәм. Мәчетебезнең ишекләре һәрвакыт ачык булып, монда намазлар укылып, дини бәйрәмнәр үткәрелеп торсын, – диде Бишкурай авыл Советы биләмәсе башлыгы Илвир Хәмидуллин.

     – Кеше иң авыр чагында Аллаһка ныграк якыная. Минем белән дә шулай булды.Туган авылыбызда мәчет төзү нияте әти-әниебез бер-бер артлы бакыйлыкка күчкәч туды. Бу уй-ниятләрне бертуган энекәшләргә дә җиткергәч, алар берсүзсез ризалык бирде һәм без эшкә тотындык. Мәчет төзү зур җаваплылык һәм катлаулы эш. Иң беренче чиратта энекәшләремә, аларның гаиләләренә рәхмәтлемен. Аллаһка шөкер, яныбызда иңнәрен куючы кешеләр дә күп булды. Шуларның берсе – Марс хәзрәт. Без аның белән 24 сәгать элемтәдә тордык дисәм дә, арттыру булмас. Ул һәр эшкә бөтен күңелен биреп эшләде, ярдәмләште, киңәшләрен бирде. Мәчетебез ике елда төзелеп бетеп, бүген инде аның тантаналы ачу чарасына җыелдык. Аллаһка шөкер, эшебез җиңел барды. Без моны Аллаһның ярдәме итеп кабул иттек. Авылдашлар, шушында туып-үсеп, әле инде читтә яшәүчеләр, күрше авыллар халкының да ярдәме зур булды. Халыктан җыелган акча тулысынча тирә-якны төзекләндерүгә, койма, капка куярга тотынылса, Муса Гәрәев исемендәге колхоз-кооперативы да акчалата ярдәм итте. Мәчетне төзүдә катнашкан, матди ярдәм күрсәткән, хәләл көчен түккән һәркемгә рәхмәтлемен. Шушы күркәм мәчетебез ишекләре һәр вакыт ачык булып, намазлар укылып, авылдашлар арасында дингә килүчеләр тагын да артуын телим, – диде Айдар Баһманов.

     – Әлеге мәчетнең урыны да юкка гына сайланмады. Беренчедән, ул авылга килеп кергәч тә күренеп тора. Икенчедән, нәкъ шушында Баһмановлар нәселенең төп нигез урыны. Өченчедән – табигатьнең бик матур җире – каршыда гына аккошлар оя корырга яраткан елга җәйрәп ята. Мәчетебезнең 5 айлы булуы да юкка түгел – алар биш бертуган Баһмановларның символы булып та тора. Һәркайсыбыз Аллаһ рәхмәтендә булыйк, – диде шушы авылда туып-үскән Таһир Баһманов.

     Яңа мәчетнең хәзрәте итеп Марс Яруллин сайланды. Ул тантаналы чарадан соң дин кардәшләрен өйлә намазында көтеп калуын әйтте.

     Ә инде мәчет ихатасында учак, тәмле пылау, үлән чәе исе таралган иде. Киң күңелле Баһмановлар бәйрәм чарасы хөрмәтенә авылдашларын сыйлы табын янында көтеп тора иде. Авылдашлар, кунаклар манарадан ишетелгән балалар укыган дога тавышы астында бәйрәм итүләрен дәвам итте.

 

Фото: Зөһрә Исламова

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас