Дәүләт җыелышы-Корылтайда республика парламенты каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының алтынчы утырышы узды. Аны палата рәисе Зарина Газизова үткәрде.
Палата әгъзалары белән берлектә утырышта парламент депутатлары Айбулат Хаҗин, Рөстәм Әхмәдинуров, Аделина Заһидуллина, шулай ук чакырылган кунаклар катнашты.
Палата әгъзалары тарафыннан “Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалау турында” Федераль законны камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертелде.
– Закон проекты махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәмне көчәйтү максатында эшләнгән һәм автомобиль хуҗаларының тиешле категориясе өчен автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалауга киткән чыгымнарның 50 процентын компенсацияләүне кертүне күздә тота, – диде Зарина Газизова.
“Башкортстан Республикасында йөклелекне ясалма өзүгә күндерүне тыю турында” республика законы проектына тәкъдимнәр каралды. “Без мониторинг үткәрдек һәм хәзерге вакытта Русиянең 18 субъектында хатын-кызларны абортка күндерү тыелуын ачыкладык, – диде Зарина Газизова. – Илебездә халык саны җитди кимү шартларында мондый карар кабул итү гуманлы гына түгел, дәүләт демографик сәясәте күзлегеннән рациональ дә булып тора”.
Утырыш ахырында катнашучылар Яшьләр иҗтимагый палатасының агымдагы елга эш планын карады.