Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры итеп Азат Әскаровны билгеләү турындагы указга кул куйды. Бу хакта Башкортстан җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Радий Хәбировның икенче Указы белән Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев үз теләге белән вазыйфасыннан азат ителде. Төбәк җитәкчесе боерыгы белән Алексей Гусев җәмәгать башлангычында бизнес белән стратегик хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Башкортстан Башлыгы киңәшчесе итеп тәгаенләнде.
Азат Әскаров 1981 елның 10 июнендә Кушнаренко районының Бакай авылында тунан. Русия дәүләт сәүдә-икътисад университетын, Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.
2020-21 елларда сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Бакшортстан дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары вазыйфасын биләгән. 2021-24 елларда - республиканың сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрының беренче урынбасары. 2024-25 елларда Үзбәкстанда Русия Сәүдә вәкиллеге каршында Башкортстан вәкиле булган.
Фото: "Башинформ"