Ул “Башкортстан Геройлары” проектын гамәлгә ашыру, һичшиксез, республика өчен уңай нәтиҗәгә китерәчәк, дип билгеләп үтте.
- Минем карашка, бу - үтә дә мөһим, вакытлы һәм таләп ителгән проект. Акыллы, бернинди кыенлыкларга да карамастан, нәтиҗәгә ирешә торган кешеләр һәрвакыт кирәк. Махсус хәрби операциядә катнашучыларда да бу проектка ихтыяҗ булачак. Аларның кайберләре СВО башланганчы башкарган эшенә кире кайтачак, ә кемдер, һичшиксез, үзенең идарә итү сәләте һәм мөмкинлекләре барлыгын сизәчәк, һәм бу кешеләр властька киләчәк.
Шул ук вакытта моны һәрвакыт эшли ала торган билгеле бер категория кешеләр элек тә булган, ләкин алар моңа кадәр күренмәгән, яки үзләре активлык күрсәтмәгән, хәзер аларның үз-үзен күрсәтү мөмкинлеге бар. Бу проект безгә зур мөмкинекләр ача һәм республика икътисадын һәм социаль өлкәне үстерүгә зур өлеш кертәчәк, дип уйлыйм, - диде ул.