Учалы районында туган, 1975 елгы ир эзләнә. Социаль челтәрләр буенча таралган полиция ориентировкасында иргә якынча 50 яшь, уртача буйлы дип күрсәтелгән. Аның гамәлләреннән 20 февральдә Уфада Блюхер урамы, 21/1 йорт тирәсендә 9 яшьлек кыз зыян күрергә мөмкин. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү версиясе буенча,уз азгын гамәлләр кылган булырга мөмкин, көч кулланмаган, тик бала 12 яшькә җитмәгәнлектән, җинаятьченең гамәлләре кырысрак мәддә буенча квалификацияләнә. Фаразланганча, ир ниндидер сылтау белән кызны тулай торакка алып кергән, анда азгын гамәлләр кылган. Шул ук вакытта ул төшерү алып бара һәм балага видеоязманы халыкка чыгару белән яный алган.
Бу адәм турында мәгълүматлар Уфа судларының берсенең картотекасында бар. Шундый ук исем-фамилиядә булган ир берничә тапкыр хөкем ителгән, шул исәптән «көчләү» мәддәсе буенча да. Ир-ат җәзасын катгый режимлы колонияләрдә үтәгән. Шулай ук мошенниклык өчен хөкем ителгән: ялган паспорт буенча банкта зур суммада акча алырга тырышып караган. Аның югары белеме бар, никахта тормый, өлкән яшьтәге әти-әниләре бар (2019 ел торышы буенча). Элегрәк евроремонт буенча бизәүче булып эшләгән.
Фото: "Башинформ"