"Сәлам, бу фотода син түгелме?" - мондый хәбәрне мессенджерда танышыннан 46 яшьлек хуҗабикә алган. Анда "apk" форматында «Фото» исеме астында 4 файл беркетелгән була. Хатын документны ачкач та аның кредит картасыннан 78 мең сумы югалган. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатканнар.
"Популяр мессенджер кулланучыларына еш кына шундый кызыклы хәбәрләр килә. Аларны ачмагыз! Җинаятьчеләр вирусларны фотографияләр рәвешендә җибәрә", - дип кисәтә Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсе хезмәткәре Лилия Исламгулова.
Әгәр беркетелгән файлны ачсаң, смартфонга автомат рәвештә кушымта урнаштырыла, аның ярдәмендә мошенниклар җайланмага читтән торып керү мөмкинлеген ала. Аннары алар банк кушымталарына керергә, акчаларны алырга, яки кредитлар рәсмиләштерергә мөмкин.
Шуны истә тотарга кирәк: фотосурәтләр беркайчан да "apk" форматында булмый. Үз акчаңны саклау өчен таныш булмаган файлларны ачарга һәм билгесез сылтамалар буенча күчәргә кирәкми. Әгәр мондый хәбәр алынган икән, җибәрүченең контактын кичекмәстән блокларга кирәк.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, Башкортстан халкы былтыр мошенникларга көн саен - уртача 12, ай саен - 360 млн сумнан артыграк, ә бер ел эчендә 4,4 млрд сумнан артык акча күчергән.
Фото: башинформ