+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2025, 22:50

Сез – безнең йөрәкләрдә

Кырмыскалы районының Шәрипкол авылында Әфган сугышы яугире Гафур Гыйрфанов истәлегенә волейбол турниры узды

Сез – безнең йөрәкләрдә
Сез – безнең йөрәкләрдә
Төшләремә керә каһәр сугыш,
Төшләремә керә Кандагар.
(Рамил Чурагол).

15 февраль — совет солдатларын Әфганстаннан чыгарган көн. Ун ел барган сугыштан, кызганычка каршы, барысына да туган якларына әйләнеп кайтырга язмады.


Кырмыскалы районының Шәрипкол авылыннан биш егет Рамил Әфләтүнов, Нәгыйм Моратов, Ришат Колбахтин, Айрат Баймөхәммәтов һәм Гафур Гыйрфанов үзләренең интернациональ бурычларын Әфганстан җирендә үтәделәр. Кызганычка каршы, Гафурга туган ягына әйләнеп кайтырга язмады. Без аларның батырлыгын онытырга тиеш түгел, чөнки туган җиребездәге тынычлык өчен без аларга бурычлы.
Гафур Гыйрфанов та якыннарының, туганнарының һәм авылдашларының хәтерендә мәңге яшәячәк. Аның истәлегенә даими рәвештә спорт ярышлары оештырыла. Шушы көннәрдә биредә волейбол турниры узды.
Чараны оештыруга авыл биләмәсендә яшәп, үзләренең эшчәнлеген алып баручы эшкуарлар Азат Басыйров, Ләйсән һәм Альберт Баемовлар, шулай ук авылдашларыбыз Рафаэль Моратов, Рәйлә һәм Зәйнулла, Рәүфилә һәм Әхтәм, Руслана һәм Айрат Гайнуллиннар гаиләләре матди ярдәм күрсәтте.
Әлбәттә, күп чаралар урындагы мәктәптә уза, алар югары дәрәҗәдә үтсен өчен укытучылар, укучылар һәм башка хезмәткәрләр зур ярдәм күрсәтә.
Райондагы Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә оештырылган әлеге турнир бик мавыктыргыч үтте. Чара башланыр алдыннан җыелучылар урындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды, илебез азатлыгы өчен гомерен аямый көрәшкән яугирләрне бер минут тынлык белән искә алды.
Ярышларда Үтәгән, Иске Муса, Олыкүл, Иске Бәбеч һәм Шәрипкол авыллары командалары катнашты. Бу спорт уенын үз иткән һәм аның белән актив шөгыльләнгән спортчыларның ярышын оста судьялар Анатолий Федоров һәм Олеся Фирсова бәяләделәр. Киеренке ярыш нәтиҗәсендә Олыкүл авылы командасы беренче урынга лаек булды, икенче урында – Иске Муса авыл биләмәсе спортчылары, ә өченчене үтәгәнлеләр алды.
Шулай ук чарага Әфганстан сугышында һәм башка локаль конфликтларда катнашкан ветераннар да килде. Әфганстан сугышы ветераны Айрат Баймөхәммәтов, запастагы чик сакчыларын берләштерүче “Граница” иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Маннанов үзләренең чыгышларында изге теләкләрен җиткерде.
Туган якларыннан еракта, ил алдындагы бурычларын үтәп башларын салган якташларыбыз, якыннарыбыз безнең күңелләрдә, алар онытылмый. Ә менә шундый чараларда без аларның батырлыгы турында яшь буынга сөйлибез, аларда якташлары белән горурлану хисе тәрбиялибез.

Фирүзә ГЫЙРФАНОВА,
мәгариф ветераны.
Кырмыскалы районы.


Сез – безнең йөрәкләрдә
Сез – безнең йөрәкләрдә
Сез – безнең йөрәкләрдә
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас