+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2025, 11:05

Сыймалыташ: йолдызлар картасы

Борынгы кешеләрнең астрономик белемнәрен күрсәтүче уникаль урынның яңа нечкәлекләре ачылды

Айрат Баһаветдинов
Айрат Баһаветдинов

Сыймалыташ мәгарәсе – дөньяның иң серле археологик һәйкәлләрнең берсе. Ул Чиләбе өлкәсенең Катав-Ивановск районында, Сим елгасы ярында урнашкан. Бу мәгарәдә табылган петроглифлар (ташка уеп ясалган рәсемнәр) борынгы кешеләрнең 15-17 мең ел элек үк үсеш алган дини карашларын һәм астрономия белән кызыксынуын чагылдыра.

Мәгарәне ачу тарихы
Сыймалыташ мәгарәсе турында фәнни дөнья XIX гасырда белә башлый. Ләкин ул вакытта бу урын табигый геологик объект кына дип саналган. Чын фәнни кызыксыну XX гасыр ахырында барлыкка килә.

1980 елларда галимнәр монда уникаль петроглифлар – кызыл буяу белән ясалган борынгы рәсемнәр таба. Аларның кайберләре бик начар сакланган, ләкин махсус технологияләр ярдәмендә галимнәр бу сурәтләрне өйрәнә алган. Мәгарәгә “Игнатьев” исеме бирелүе дә кызыклы тарихка ия. Риваять буенча, бу урында бер монах – Игнатий яшәгән, һәм мәгарә аның исемен алган.

© Айрат Баһаветдинов  Ир-егетнең схематик рәсеме
Ир-егетнең схематик рәсеме Фото: © Айрат Баһаветдинов

Рәсемнәрнең серләре
Мәгарәдә төрле символлар һәм рәсемнәр очрый, алар борынгы кешеләрнең дини тормышын һәм йолдызлар белән бәйләнешен чагылдыра.

1. Хатын-кыз культы һәм йөклелек календаре
Сыймалыташ мәгарәсендәге иң кызыклы сурәтләрнең берсе – йөкле хатын-кыз фигурасы. Тарихчы, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технологияләр университетының фәлсәфә һәм культурология кафедрасы доценты Айрат Баһаветдинов һәм ветеринария фәннәре докторы, Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры Айдар Баһаветдинов фикеренчә, сурәтләр табигать һәм ана культы белән бәйле. Борынгы җәмгыятьләрдә хатын-кыз уңышлылык символы булган, һәм бу рәсем ай циклы календаре белән бәйле булырга мөмкин.
Бу символлар Шүлгәнташ мәгарәсендәге рәсемнәр белән охшаш. Сыймалыташта да 10 сызыклы билге очрый. Бу билге хатын-кызларның һәм хайваннарның йөклелек чорын күрсәтә дип санала.

2. Үгез культы һәм йолдызлар
Биредә үгез сурәте дә бар. Ул Үгезбозау йолдызлыгы символикасы белән бәйле булырга мөмкин. Борынгы кешеләр үгезне көч, табигать кодрәте символы итеп күргән.

Бу символика Шүлгәнташ мәгарәсе белән охшаш. Ләкин Сыймалыташта үгез культы алгы планга чыккан. Бу борынгы җәмгыятьнең матриархаттан патриархатка күчешен күрсәтергә мөмкин. Үгезнең рәсеме берничә катлы сызыклар белән әйләндереп алынган – бу да аның мөһимлеген күрсәтә.

3. Календарьлар һәм астрономия
Мәгарәдәге кайбер рәсемнәр ай календаре циклын да чагылдырырга мөмкин. Айрат Баһаветдинов фикеренчә, борынгы кешеләр ай фазаларын күзәткән һәм аларны тормыш белән бәйләгән.

Кайбер символлар борынгы кешеләрнең кояш һәм ай циклларын белүен күрсәтә. Бу аларның табигатьне күзәтүе һәм игенчелек белән шөгыльләнүе турында сөйли.

Кайбер фаразлар буенча, биредәге билгеләр хәтта йолдызлар картасын күрсәтә ала. Галимнәр борынгы халыкларның Үгезбозау йолдызлыгы белән бәйле булуын дәлилли. Бу чорда яз башы нәкъ менә шушы йолдызлык белән билгеләнгән.

4. Мифлар һәм риваятьләр
Мәгарә халык риваятьләрендә дә телгә алына. Кайбер башкорт һәм татар риваятьләрендә бу изге урын булып саналган. Кешеләр бирегә төрле йола гамәлләрен үтәргә килгән, дип фаразлана.

Мәгарә эчендәге кайбер билгеләр, бәлки, дини йолалар өчен кулланылган булгандыр. Шулай ук борынгы кешеләрнең мәгарәне гыйбадәтханә кебек куллану ихтималы да зур.

© Айрат Баһаветдинов  Елан сурәте - атнаның 7 көне билгесе - айның 1 фазасы
Елан сурәте - атнаның 7 көне билгесе - айның 1 фазасы Фото: © Айрат Баһаветдинов


Башкорт мифологиясе белән бәйләнеш

Башкорт халык иҗатында үгез культы һәм хатын-кыз символикасы киң таралган. Мәсәлән, “Куңыр буга” эпосында коба төстәге үгез зур роль уйный.
Мондый мифологик образлар ташлардагы борынгы рәсемнәр белән бәйле булырга мөмкин. Бу Сыймалыташ мәгарәсендәге символларның мәдәни мирасыбызда сакланып калуын күрсәтә.

Башкорт традицияләрендә үгез һәм сыер һәрвакыт гаилә байлыгы, уңыш символы булган. Кияүгә чыккан кызга бирнә итеп сыер бирү йоласы да шуның белән бәйле.
Димәк, Сыймалыташ мәгарәсе – борынгы кешеләрнең йолдызларны, табигатьне аңлау серләрен саклаган урын. Бу петроглифлар безнең ата-бабаларның дини карашларын, йолаларны һәм астрономияне белү дәрәҗәсен күрсәтә.

Мәгарәдәге рәсемнәр борынгы җәмгыятьләрнең рухи тормышын, табигать белән бәйләнешен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Мәгарә – безнең мәдәни мирасыбызның мөһим өлеше. Ул тарих, фән һәм халык мифологиясе арасында күпер ролен үти.

Айрат Баһаветдинов.

Читайте нас