+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2025, 10:40

Башкортстанда авыл Советлары сакланачак

Дәүләт думасы, төбәкләр фикерен исәпкә алып, «Гавами хакимиятнең бердәм системасында урындагы үзидарәне оештыруның гомум принциплары турында» Федераль закон проектын икенче укуда кабул итте.

Башкортстанда авыл Советлары сакланачак
Башкортстанда авыл Советлары сакланачак
Урындагы үзидарә турында федераль закон проектының яңа редакциясендә Башкортстан позициясе дә исәпкә алынган.

Закон проекты сизелерлек үзгәргән. Төзәтмәләр нигезендә Русия Федерациясе субъектларына урындагы үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчү, яки ике дәрәҗәле системаны саклап калу мөмкинлеге биреләчәк.

– Без Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володинга һәм депутатларга рәхмәтле, алар урындагы үзидарә системасын оештыру мәсьәләсенә җентекле, сак якын килде һәм закон проектын эшләп бетергәндә безнең позицияне игътибарга алды, – диде Константин Толкачев. - Яңа редакциядә Русия субъектларының төрлелеге һәм үзенчәлекләре исәпкә алынды. Закон проектының беренче вариантында авыл һәм шәһәр биләмәләре, муниципаль берәмлекләр төре буларак, юкка чыгарылды. Әмма шундый 818 административ-территориаль берәмлек эшләп килүче республикабыз өчен бер дәрәҗәле урындагы үзидарә системасы туры килми. Авыл һәм шәһәр биләмәләре тормышны урындагы дәрәҗәдә оештыруда төп роль уйный, төзекләндерү һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүне дә кертеп, үзләрендә функцияләрнең киң җыелмасын туплый. Субъект территориясе никадәр зуррак, транспорт белән барып җитү никадәр катлаулырак һәм халык тыгызлыгы кимрәк булса, территория тормышында биләмәләрнең роле шулкадәр әһәмиятлерәк. Әле гамәлдә булган ике дәрәҗәле система эшкә сәләтле, аны сакларга кирәк.

Фото: cp-ishly.ru

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас