+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 февраль 2025, 09:48

“Заман”га рәхим итегез!

Ресторан уңганнары әзерләгән ризыклар телеңне йотарлык.

“Заман”га рәхим итегез!“Заман”га рәхим итегез!
“Заман”га рәхим итегез!

Башкалабыз Уфада дистәләрчә ресторан уңышлы эшләп килә. Генерал Горбатов урамында урнашкан “Заман” рес­тораны башкалардан, тәү чиратта, ризыкларның киң ассортиментта, югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Шуңа да биредән һичкайчан кеше өзелми!

Мондагы хезмәткәрләр һәр клиентны якты йөз белән каршы ала, хезмәтләндерә, кунак итә. 100 урынга исәпләнгән, бары тик хәләл ризыклар әзерләүгә махсуслашкан әлеге ресторан заманча җиһазлар, суыткычлар, туңдыргычлар белән тәэмин ителгән, барлык җирдә чисталык, пөхтәлек. Күңел җылысын да салып пешергәнгә күрәдер, мөгаен, алар әзерләгән һәр ризык тәмле, телеңне йотарлык була. Куллары алтын аларның!
Гомумән, икенче ел гына эшләп килүче “Заман”да чын-чыннан үз һөнәренең осталары хезмәт сала. Официантлар кунакларны татар милли киемендә хезмәтләндерә. Ресторанда, башлыча, татар ризыкларына өстенлек бирелә. “Хәзинә”, “Чаткы”, “Нурлы”, “Хәтирә”, “Чара”, “Байлык”, “Гөлчәчәк”, “Ханбикә” һәм башка төрле аталучы милли аш-суларыбызга ихтыяҗ һәрвакыт зур. Биредә, шулай ук, диндарлар өчен намаз бүлмәсе булдырылган, ял көннәрендә балалар өчен остаханә эшли. Алар өчен аерым урын, уен бүлмәсе бар. Балалар үз куллары белән милли бизәкләр, рәсем төшерә, кул эшләре белән шөгыльләнә. Кыскасы, гаилә белән ял итү өчен барлык шартлар булдырылган.

Монда яз, җәй көннәрендә күңелле ял итү өчен амфитеатр да уңышлы эшләп килә, төрле акцияләр даими үткәрелә, бүләкләр уйнатыла, туган көннәрен үткәрүчеләргә сюрпризлар оештырыла.
Тынгы белмәс, ихлас күңелле, кешелекле һәм кечелекле “Заман” хезмәткәрләренә алдагы көннәрдә дә уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын!

Әхнәф ӘМИНЕВ.
Уфа шәһәре.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас