+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2025, 20:00

Аңлаганда инде соң була

Ир белән хатын, инвестицияләрдә акча эшлибез дип, 5,5 миллион сум акчаларыннан колак какканнар.

Аңлаганда инде соң була
Аңлаганда инде соң була
Республика халкы инвестиция мошенникларына 7 миллион сумнан артык акча биргән.

Узган тәүлектә дежур частьларга мошенниклык турында барлыгы 17 гариза кергән.

Октябрьский шәһәрендә яшәүче хатын полициягә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. 75 яшьлек пенсионер биржада акча эшләргә теләве, ләкин аферистларның корбаны булуы турында сөйләгән.

Аның сүзләренчә, ул интернетта өстәмә акча эшләү тәкъдиме белән комментарий күргән һәм автор белән элемтәгә керергә карар кылган. Мессенджерда ул күрсәтелгән номер буенча шалтырата, һәм аңа үзен финанс аналитигы дип таныштырган ир-ат җавап бирә. Ул аңлатканча, фонд базарында инвестицияләр ярдәмендә керемне шактый арттырырга мөмкин. Бу тәкъдим хатынны кызыксындыра, һәм ул ят кешегә ышанырга була.

Мошенник белдергәнчә, пенсионер инвестицияләрне начар аңлый, ул аның кураторы булачак һәм аның исеменнән барлык килешүләрне шәхсән үзе уздырачак. Алар махсус кушымта аша брокерлык счетын ачкан, һәм хатын акча сала башлаган-башта зур булмаган суммалар, 10 меңнән 20 мең сумга кадәр. Берникадәр вакыттан соң "куратор" счетта акчалар җитәрлек булуын хәбәр итә һәм тупланмаларны чыгарырга тәкъдим итә. Әмма моның урынына хатынны башка "финанс аналитик"ка күчергәннәр, ул акчаларны чыгару өчен "иминият өлешен" түләргә кирәк, чөнки счетта 500 доллардан артык акча бар, дип белдергән. Пенсионер 1 миллион сумга якын акча күчергән, ләкин "куратор" аның моны дөрес эшләмәвен, аны кисәтмәвен һәм акчалар брокер счетына китүен әйткән. Ул күчерүне кабатлауны сораган, һәм хатын яңадан 500 мең сумга якын акча күчергән. Шуннан соң гына ул булган хәл турында үзенең улына сөйли, анысы моның мошенниклыкның классик схемасы булуын аңлата. Пенсионер хатын мошенниклар счетына барлыгы 1,5 миллион сумнан артык акча җибәргән.

Уфада яшәүче 29 яшьлек кеше шулай ук аңа "отышлы инвестицияләр"тәкъдим иткән мошенникларның корбаны булган. Ир-ат, янәсе, танылган банктан реклама тапкан, анда акча кертү һәм керем алу мөмкинлеге турында сөйләнгән. Кызыксынып, ул сылтама буенча күчә, шуннан соң аның җайланмасында автомат рәвештә билгесез кушымта барлыкка килә. Кушымтада аңа яшь, гражданлык һәм башка берничә сорауга җавап бирергә тәкъдим итәләр. Аннары телефон номерын бәйләргә кирәк була, һәм ул шулай эшли дә. Берникадәр вакыттан соң аңа мессенджер аша шалтыраталар. Шалтыратучы үзен клиентлар кеременнән 30% алып, кешеләргә биржада сәүдә итәргә ярдәм итә торган компания хуҗасы дип таныштыра.

Кыскасы, егетнең башын озак кына әйләндерәләр. Ул бу эшкә хатынын да җәлеп итә. Ир белән хатын үзләренең мошенниклык корбаннары булуларын аңлаган вакытка алар инде 5,5 миллион сумга якын югалткан була.

Бу тарихлар - мошенникларның "отышлы инвестицияләр" һәм тиз керем тәкъдим итеп кешеләрнең ышанычын файдалануының ачык мисалы. Шуны истә тоту мөһим: әгәр таныш булмаган кешеләр, аеруча шикле кушымталар яки сайтлар аша, югары табышлы капитал салулар тәкъдим итсә, бу һәрвакыт диярлек алдау. Беркайчан да таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез һәм үз акчаларыгызны шикле "кураторларга" ышанып тапшырмагыз. Акчаларны керткәнче, финанс экспертлары белән киңәшләшегез һәм компания турындагы мәгълүматны тикшерегез. Уяу булыгыз - сезнең финанс иминлегегез сезнең кулда.

Автор фотосы.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас