+11 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
4 март , 09:25

Гөлназ Асаева сугышкан!

Кайда? Кайчан? Кем белән?!

Гөлназ Асаева сугышкан!
Гөлназ Асаева сугышкан!

Бу хакта ул социаль челтәрдәге «Татарстан – Башкортстан» төркеменә куелган видеода әнисенә сөйли.

Кискен хәлләр Гөлназны шанлы яшьлегендә, Уфада булган икән.

- Бардадан дуслар, Шомалар килгән иде. «Әйдә клубка», – дим моңа. Мин клуб беләмме инде? Ретро клубка алып киттем. Кердек тә, миңа махсус беләзек кидереп маташалар. «Без озак тормыйбыз, беләзек кидереп тормагыз», – дим сакчыларга. Беләзек кисәм, кайткач, кайда йөргәнемне беләчәкләр бит инде. Аны салуы авыр. Ә бу һаман кидертә.

Ярар соң, дидем дә кидем. Сакчыга: «Менә, син канәгатьме?» – дигән идем, мине алды да очырды. Әллә исерек дип уйлаган. Мин исә йөгереп килдем дә «мә» берне. Зур мужик бит әле бу. Карасам, 2 метрлы икенчесе минем янга чаба. Икесе бергә күтәрделәр дә мине, ояты гына ни тора, алкаш хатыннар кебек сыдырдылар. Мин тагын йөгереп килдем дә тибәм тегеңә. Хәмдүнә апа миңа: «Сугыша калсаң, аягың белән генә сугыш, синең кулларың көчсез», – дигән иде. Мин Акбулатны кыйнаганны күреп: «Аягың белән бәр», - дип өйрәтеп торды бит ул.

Мәш килеп беттек. И Ходаем, әниләр генә белмәсә ярар иде, дигән идем. Икенче көнне яңалыкларда сөйләп утыралар. Әни торып басты да: «Нәрсә диләр анда?» – ди. Тәрәзәдән сикерерлек булдым. Оятка калырга дисәң, миңа куш".

Теле һәрвакытта да бик татлы булып тормый инде Гөлназның, йодырыгы да "җитез" икән...

Фото: Гөлназ Асаеваның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: