Бүген Уфада Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында “Кечкенә принцессалар балы” узды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та бәйрәмдә катнашты. Чара мөмкинлекләре чикле кызлар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән килгән сабыйлар өчен оештырылды.
Театр фойесында нәни кунакларны әкияти геройлар каршы алды, аннары алар өчен остаханәләр, күргәзмәләр, фотозоналар һәм зур бәйрәм балы уздырылды.
Радий Хәбиров балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче 8 Март белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, яхшы уку һәм хыялларның чынга ашуын теләде. Каринэ Хәбирова да нәни принцессаларга бәхетле булырга һәм могҗизаларга ышанырга өндәде.
Балалар өчен «Том Сойер» спектакле күрсәтелде, ә бәйрәм ахырында һәр кыз бүләкләр алды. Радий Хәбиров бу чараның бөтен республика өчен үрнәк булуын билгеләп үтте һәм мондый бәйрәмнәрнең башка шәһәр-районнарда да узуын теләде.
«Без бу балаларга яратуыбызны күрсәтергә, аларга үз тиңнәре кебек шатлык бүләк итәргә тиеш. Әти-әниләре, бигрәк тә аналар, зур авырлык күтәрә, шуңа күрә аларга да игътибар кирәк», – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.
Фото: glavarb.ru