+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 март 2025, 14:10

Республика журналистлары һәрвакыт "алгы сызыкта"

Башкортстан киңкүләм мәгълүмат чаралары кулларын һәрвакыт тормыш пульсында тота, "алгы сызык"та иң актуаль темаларга эшли. Бу хакта Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының сишәмбе Уфада узган коллегиясе спикерлары белдерде.

Республика журналистлары һәрвакыт "алгы сызыкта"Республика журналистлары һәрвакыт "алгы сызыкта"
Республика журналистлары һәрвакыт "алгы сызыкта"
«Башкортостан» телерадиокомпаниясенең ъткщн елдагы төп эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм бу елга бурычлары турында аның директоры Рөстәм Зарафетдинов сөйләде.

"Без СВО темасын тылда да, алгы сызыкта да яктыртуга аерым басым ясадык. Безнең телерадиокомпания Башкортстанда төп киңкүләм мәгълүмат чараларының берсе булып кала, ул хәрбиләребезнең сугышчан көннәре турында мәгълүматны турыдан-туры алгы сызыктан тапшыра, - дип билгеләде Рөстәм Ришат улы. - Теле- һәм радиобригадалар даими нигездә яңа территорияләрдә, шулай ук сугышчан хәрәкәтләр зоналарында командировкаларда эшли. Дүрт иҗат төркеме 10 тапкырдан артык командировкада булды. Дистәләгән махсус репортаж, йөзләгән сюжет, программа һәм программаара ролик әзерләнде".

БСТ журналисты Рәфыйк Әхмәтшин һәм «Юлдаш " радиосы журналисты Байтулла Фаткуллин, Русия Оборона министрлыгы белән килешү төзеп, СВОга киттеләр. Компания хезмәткәрләре сугышчыларыбызга ярдәм итүдә актив катнаша. Август аенда Стәрлетамакта «Юлдаш» радиостанциясе фестивалендә СВО яугирләре өчен, шәһәрнең сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм үзәге белән берлектә, акча җыю оештырылды. Радиодагы коллегалар, шулай ук, «Башкортстан» мотоукчылар полкына җибәрелгән дрон сатып алу өчен акча җыйды. БСТ яңалыклары хәбәрчесе Рәмзия Кәримова-Байбулатова волонтер хатын-кызлар отряды составында СВО уздыру зонасында хәрби госпитальдә эшләгән.

Шулай ук, Рөстәм Зарафетдинов компаниянең мәгълүмати сәясәт, башкорт теле һәм мәдәнияте үсеше бурычларын уңышлы үтәвен билгеләп үтте.

«Республика Башкортостан» нәшрият йорты директоры вазыйфасын башкаручы Рәсүл Сәфәргалиев узган ел вакыйгаларын илебез киңкүләм мәгълүмат чаралары өчен дә, аларның аудиториясе өчен дә җитди тема дип атады. Мондый шартларда контент кулланучыларга илдәге һәм дөньядагы вәзгыять турында тиз арада объектив яңалыклар алу аеруча мөһим.

"Тулаем Русиядә басма мәгълүмат чаралары тиражлары кимү тенденциясе саклана. Үткән елда безнең холдингның гәзит һәм журналлар тиражлары кимү уртача Русиянекенә (10%) карата 5,7% тәшкил итте. Былтыр уртача кулланылыш тиражы - 207,2 мең данә", - диде спикер.

Рәсүл Сәфәргалиев белдергәнчә, «Республика Башкортостан» нәшрият йорты язылу кампаниясен стимуллаштыру өчен төрле акцияләр һәм уеннар үткәрә. «Китап-байрам"да бу акцияне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский башлап җибәрделәр. Акция җәмәгатьчелек фикере лидерлары, эшкуарлар, җитәкчеләр һәм республика халкы арасында киң хуплау тапты.

Спикер басмаларны язылучыларга илтеп җиткерү проблемасына да тукталды.

Үзләренең квалификациясен күтәрү һәм контент сыйфатын яхшырту өчен басмалар журналистлары өзлексез белем ала. Моның өчен Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы һәм Нәшрият йорты тарафыннан төрле семинарлар оештырыла, анда меңнән артык хезмәткәр өйрәтелгән.

Һәр редакция һәм типографиядә өчен диярлек кадрлар кытлыгы проблемасы мөһим булып кала. Кадрлар составы картая, ә яшьләр «бу хезмәт хакы өчен» эшләргә теләми, «язучы авторлар» да кими.

"Земство журналисты" кебек программаларны эшләтеп җибәрү үз җимешләрен бирә ала — журналистны теге яки бу муниципалитетта беркетергә мөмкин, - дип саный спикер. - Өстәвенә, беркем дә урыннарда "районка" журналисты кебек төгәл һәм нәтиҗәле эшләми. Ул муниципалитет вакыйгаларына һәм проблемаларына чумган, халыкның нәрсә белән яшәвен белә. Һәр кеше теләсә кайсы вакытта редакциягә килә, сорау бирә яисә үз проблемаларын хәл итә ала. Безнең „районка“ баш мөхәррирләре һәрвакыт кулларын пульста тота".

Чарада иң яхшы тармак хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләк алган журналистларның тулы исемлеге Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы сайтында: https://pressarb.bashkortostan.ru/presscenter/news/703332/


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас