Ул Президентның туры линиясенә 3,5 мең мөрәҗәгатьне анализлау һәм 11 мең русияледән сораштыру нәтиҗәләре турында сөйләде, аның нигезендә гражданнарның 85 проценты телефон мошенниклары белән очрашкан, ә 10 проценты акчаларын югалткан. Иң популяр схемалар — хокук саклау органнарыннан, банклардан һәм кәрәзле телефон операторларыннан шалтыратулар.
Кузнецов билгеләп үткәнчә, урланган акчаларның якынча 40 проценты — гражданнар белмичә яки психологик басым астында рәсмиләштерелгән мошенник кредитлары нәтиҗәсе. Ул мондый очракларны булдырмау өчен банклар өчен яңа стандартлар кертергә, шулай ук намуссыз хезмәткәрләрне ачыклау өчен эчке тикшерүләр үткәрергә тәкъдим итте.
Мошенникларның Дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинетларны файдалануы төп проблемаларның берсе булып кала. Халык фронты ике һәм аннан да күбрәк идентификаторларны үзгәрткәндә аккаунтларны вакытлыча блокларга һәм банкларга мошенниклык хәвефе турында хәбәр итәргә тәкъдим итте.
Үсмерләрне мошенниклык схемаларына җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Кузнецов үсмерләргә әйләнеш буенча чикләүләр һәм минималь лимитлар булган дебет карталары бирергә, шулай ук банклар шикле финанс операцияләре турында ата-аналарга хәбәр итәргә тиеш, дип тәкъдим итте.
Моннан тыш, Халык фронты сим-карталарны читтән торып сатуны һәм «сим-боксларны» — киңкүләм шалтырату җайланмаларын теркәүне тыю башлангычын хуплый.
Мошенникларга каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен Халык фронты банклар, дәүләт органнары һәм мобиль операторлар арасында мәгълүматлар алмашу системасын кертүне тизләтергә тәкъдим итте. Шулай ук гражданнарны уяу булырга һәм шикле шалтыратулар турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә чакыралар.
Автор фотосы.