Тагы бер Атнабайны, югалттык: бүген танылган шагыйрьнен энесе 92 яшьлек Атнабаев Мәгъдән Касыйм улы вафат.
Атнабайга охшатып, аның чалымнарын эзли идек синнән! Үзең шаян, үзең җитеш, үзең торганы бер дипломат идең. Яшен идең, ут идең... Абый кебек тә, әткәй кебек тә идең. Кеткелдәп көлер, кочаклап алыр, кирәк җирдә киңәшеңне бирер идең. "Кызыл тан" гәзитенең якын дусты идең.
Урының оҗмахта булсын, Мәгъдән абый! Мәрхүмнең барлык балаларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз!
Гөлнара Гыйлемханова.