Күгәрчен районының Морак авылыннан Чулпан Хәсәнов узган елның декабрендә «Республика Башкортстан» нәшрият йорты тарафыннан игълан ителгән «Яңа ел марафоны» акциясендә бердәнбер җиңүче булды. Ветеран өчен «Морадым» район гәзитенә язылу квитанциясе бәхетле булып чыга. Акция шартлары нигезендә, ул аны лотереядә катнашу өчен җибәргән һәм робот-пылесос откан.
Чулпан Хәсәнов озак еллар салым органнарында эшләгән, хәзер пенсиядә, әмма актив тормыш алып баруын дәвам итә. Ул инде 12 ел Якшымбәт авылы мәчетенең имам-хатыйбы булып тора, халык арасында мәгърифәтчелек эше алып бара, кешеләргә мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә.
Хәйбулла районының Воздвиженка авылыннан Зөлфия Васильченко «Языл һәм от!" акциясендә катнашып, телевизор иясе булган. Ул "Хайбуллинский вестник" гәзитенә язылып откан.
«Языл һәм от!» акциясе җиңүчеләре арасында Рима Рамазанова да бар, аңа да бүләккә робот-пылесос эләккән. Ике басмага — «Республика Башкортостан» һәм «Уфимские нивы» гәзитләренә язылу аңа уңыш китергән.
Фото: Ринат РӘҖӘПОВ.