+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 март 2025, 05:05

Исмәгыйль сәламәт тормыш яклы

Агымдагы елда “Аек авыл” республика конкурсында Авыргазы районы данын Исмәгыйль авылы яклый. Бу уңайдан авылда аек, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, халыкны җәмәгать тормышында катнашуга җәлеп итү, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, халыкларның тарихи, мәдәни һәм дини традицияләрен тергезү кебек максатларны күз уңында тотып, төрле чаралар үткәрелә. Шушы көннәрдә биредә тагын бер мавыктыргыч чара – хатын-кызлар арасында мини-футбол турниры узды. Анда, исмәгыйльлеләрдән тыш, шулай ук үз районнары данын әлеге конкурста яклаучы Кырмыскалы районының Ибраһим һәм Гафури районының Түбән Ташбүкән авыллары командалары да катнашты.

Район данын яклыйлар

Мәдәният йорты алдындагы иркен биләмә, көн бераз салкын булуга карамастан, халык белән тулы иде. Бәйрәмнең тантаналы өлеше шунда башланды. Зур тирмәгә кереп, анда милли ризыклардан авыз итеп, самавырда кайнаган тәмле чәй эчеп, бераз җылынып чыгарга мөмкин иде. Ләкин җылы итеп киенгәч һәм бәйрәм концертында чыгыш ясаучыларга кушылып биегәч, беркем дә өшемәгәндер.
Җыелучыларны район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Булат Баһавет­динов, район Советы секретаре Юрий Николаев, Исмәгыйль авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илфат Газизов сәламләделәр.
Илфат Рәсил улы билгеләвенчә, үзләренең авылында аек һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча төрле мәдәни һәм сәламәтләндерү чаралары, концертлар һәм ярышлар, осталык дәресләре һәм иҗади кичәләр үткәрүдән тыш, алар күрше районнардагы бәйрәмнәрдә дә зур теләк белән катнаша. Шуның белән алар җиңүгә таба атлый, баллар шуның нәтиҗәсендә дә туплана. Ә исмәгыйльлеләрнең җиңүгә омтылышы бик көчле булуы күренеп тора: һәр чара биредә күпсанлы халык катнашлыгында һәм бик мавыктыргыч үтә.
— Исмәгыйль – райондагы иң борынгы авылларның берсе, аңа нигез ерак XVII гасырда са­лынган. Бүген биредә төрле милләт вәкилләре – 700дән артык кеше дуслыкта, татулыкта гомер итә. Без “Зур торак пунктлар” номинациясендә көчебезне сыныйбыз. Бүгенге чарада катнашучы күршеләребез безгә көндәш түгел, чөнки алар башка номинациядә: Ибраһим авылы – кече торак пунктлар, ә Ташбүкән – уртача торак пунктлар арасында “Аек авыл” статусы өчен көрәшә. Киресенчә, без, бер-беребездә узган чараларда катнашып, дуслык җепләрен ныгытабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, халыкны спортка җәлеп итү буенча кызыклы чаралар үткәреп, аларда авылдашларыбызның зур теләк белән катнашуын күреп, кинәнеч алабыз, — ди Илфат Рәсил улы.
Юрий Николаевич, җыелучыларны сәламләп, мондый чараларның, халыкны берләштерүдән тыш, яшь буын өчен үрнәк булуын да ассызыклады. Шулай ук, узган елда “Аек авыл” бәйгесендә Авыргазы районы данын яклаган Степановка авылы халкын да мактап телгә алды.
— Үзләренең бердәмлеге һәм зур тырышлыгы нәтиҗәсендә алар “Уртача торак пунктлар” номинациясендә икенче урын яулады һәм конкурс чикләрендә алган акчага авылда заманча спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Бүген анда балалар һәм яшьләр спорт белән шөгыльләнә. Өлкәннәрнең дә яраткан урыны ул, байтак чара хәзер шунда оештырыла, — диде Юрий Николаев, район хакимияте башлыгының сәламләвен җиткереп.
Әйе, степановкалылар быел исмәгыйльлеләр өчен җан ата, биредә узучы чараларда актив катнаша. Менә бу көнне дә “Святанок” вокал ансамбле тамашачыларга моңлы җырларын бүләк итте. Шулай ук, җыелучыларны Исмәгыйль, Солтанморат һәм Тукай авыллары мәдәният учаклары каршында эшләп килүче вокаль коллективлар моңлы күчтәнәчләре белән сөендерде.

Мавыктыргыч турнир

Бәйрәмнең икенче өлеше урындагы мәктәпнең спорт мәйданчыгында узды. Көннең салкын булуын исәпкә алып, барлык оешмалар, авыл активы ярдәме белән табын әзерләгәннәр – милли ризыклар һәм кайнар чәй белән сыйланып, җылынып алырга мөмкин иде.
Ә спорт мәйданчыгында кайнар чәйсез дә “эссе” иде! Сезнең кар өстендә футбол уйнаганыгыз бармы? Өстәвенә, пима киеп? Ә менә исмәгыйльлеләр бу уен төрен хәзер гадәткә кертергә ниятли. Бу көнне хатын-кызлардан торган өч команданың киеренке, шул ук вакытта бик, мавыктыргыч уенын күзәтеп, җыелучылар авыл биләмәсе башлыгына мондый турнирны киләчәктә авылдагы оешмалар арасында үткәрергә кирәк, дигән тәкъдим дә ясады. Ә нигә үткәрмәскә?! Кыш – хоккей, чаңгыда шуу, шулай ук карда футбол уйнау өчен шәп мөмкинлек.
Шулай да, карда тупны үзеңә буйсындыру җиңелдән булмаса да, беркем дә бирешергә теләмәде. Аякта – пима, башта – яулык яисә башлык, кулда — калын бияләйләр, ләкин тора-бара алар футбол кырының читенә очты – уенның никадәр кызу баруы шуннан да аңлашыладыр! Әлеге уеннан “футболчылар” үзләре генә түгел, җанатарлар да ләззәт алды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: гадәти булмаган, шул ук вакытта мавыктыргыч һәм кызыклы бу уенда төрле яшьтәге гүзәл затлар катнашты. Мәйданның бер башыннан икенчесенә таба җитез йөгерүләренә, оста итеп тупны тибеп, мәйданның икенче яртысына озатуларына карап, күбесенең 50дән узганына да шикләнәсең. Уен башында гына бераз тупны югалтып азапландылар, барлык көчләренә тибүдән туп мәйдан чикләреннән бик еракка очкалады. Соңыннан шулкадәр остарып, кызып киттеләр ки, хәтта судья – урындагы мәктәпнең физик культура укытучысы Ильяс Баязитов аларга әледән-әле штрафлар игълан итәргә мәҗбүр булды.
Киеренке уен нәтиҗәсендә Түбән Ташбүкән командасы – өченче, Ибраһим авылы – икенче урыннарда, ә җиңүне исә хуҗалар – Исмәгыйль авылының актив хатын-кызларына яулады. Үз өеңдә стеналар да ярдәм итә, диләр бит. Әлбәттә, авыргазылылар өчен бу көнне җан атучылар да күп иде шул, хәтта әлеге чара узачагын белеп, күрше авыллардан да килгәннәр. Бу да уенчыкларга көч биргәндер. Ничек кенә булмасын, бәйрәм кәефе берсен дә ташламады. Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Көннең салкын булуына карамастан, спорт бәйрәме гөрләп үтте. Ә иң мөһиме – ул анда катнашучыларның һәммәсенә күтәренке кәеф, шатлыклы мизгелләр бүләк итте һәм мондый чараларның халык өчен бик мөһим булуын да күрсәтте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Аек авыл” проекты башланганда ук республика халкының дөньяга карашы үзгәрүен, хакимиятнең тыюлар кертү генә түгел, ә альтернатива тәкъдим итүен ассызыклаган иде. Чынлап та, барлык авыл халкын җәлеп итеп оештырылган мондый чаралар үз нәтиҗәсен бирә. Аек тормыш алып барган актив кешеләрнең яшәеше, төрле чараларда катнашып, янып яшәве барысы өчен дә үрнәк булып тора.
Исмәгыйльлеләр сәламәт һәм аек тормыш яклы. Шул ук вакытта алар бердәмлекләре белән дә көчле. Биредә узган чараларда миңа еш булырга туры килә. Бәйрәм чараларында гына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм итү, авылларын төзекләндерү эшләрендә дә алар шулай күмәкләшеп катнаша. Конкурста җиңеп, “Аек авыл” статусына да ия булырлар, дип ышанасы килә. Әлеге финанс ярдәме исәбенә алар авылларында бик зур эшләр башкарырга ниятли.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.


Исмәгыйль сәламәт тормыш яклы
Исмәгыйль сәламәт тормыш яклы
Исмәгыйль сәламәт тормыш яклы
Исмәгыйль сәламәт тормыш яклы
Исмәгыйль сәламәт тормыш яклы
Исмәгыйль сәламәт тормыш яклы
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас