Җиде көндә Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары төрле сораулар буенча халыкның 4376 мөрәҗәгатен теркәгән. Узган атнадагы белән чагыштырганда, шәрехләр саны 172гә кимегән.
Юллар буенча мөрәҗәгатьләр ─ иң күбе – (702). Ешрак юлларны кардан чистарту турында язганнар. Сәламәтлек саклау темасы –─ икенче урында (665). Нигездә, ташламалы дарулар белән тәэмин итү буенча сораулар килгән. Шулай ук, табибларга язылу һәм медицина ярдәме күрсәтү буенча мөрәҗәгатьләр күп булган.
Торак-коммуналь хуҗалык буенча хәбәрләр –─ өченче урында. Халыкны капиталь ремонт һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифларның артуы борчый. Республика халкы башка мәсьәләләр буенча да язган. Әйтик, экология темасы буенча хәбәрләр саны арткан (380). Уфада һәм Стәрлетамакта һава пычрануга зарланганнар. Шулай ук, кайбер җәмәгать транспорты маршрутлары эше, аларны озак көтү һәм кичке вакытта автобусларның тулып килүе халыкта канәгатьсезлек тудыра. Түләү сроклары, төрле пособиеләрне алу һәм рәсмиләштерү тәртибе буенча да сораулар булган.
Менә берничә хәл ителгән мөрәҗәгать. Уфада Достоевский һәм М. Кәрим урамнары чатында кое люгының ачык булуы һәм хәвеф янавы турында уфалылар социаль челтәрләрдә язган. Хәбәрне 25 февральдә Башкортстанның ЦУР роботы тоткан. Ленин районы хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Шул ук көнне районның коммуналь хезмәтләре коены койма белән әйләндереп алган. Капкачның ватылуы турында ресурслар белән тәэмин итүче компаниягә хәбәр итеп, якын арада чара күрүне таләп иткәннәр. 28 февральдә компания белгечләре люк капкачын алыштырган.
Уфада Российская урамы, 15 адресы буенча бина баскычы кардан чистартылган. Халыкның социаль челтәрләрдә бастырган хәбәрен Башкортстан ЦУРы теркәгән. Инцидентны Уфаның Орджоникидзе районы хакимиятенең коммуналь хуҗалык бүлеге һәм төзекләндерү хезмәткәрләре эшләгән.
Октябрьский шәһәренең Свердлов урамы, 59 һәм Куйбышев урамы, 2 адреслары буенча территориядән кар чыгарылган. Урындагы халык карны йортлар янына өюләренә зарланган һәм проблеманы хәл итүне сораган. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә язган. 24 февральдә идарәче компания хезмәткәрләре йорт яны территориясен кардан чистарткан.
Мәләвез шәһәрендә Котовский урамындагы каты коммуналь калдыклар җыю мәйданчыгында контейнерны алыштырганнар. Кире элемтә платформасындагы хәбәрдә урындагы кеше чүп бакларының берсе яраксыз хәлгә килүе турында язган. Мәләвез районы хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган.
Стәрлетамакның “Хвойная” урамында җәяүлеләр иминлеге өчен светофор төймәсен күчергәннәр. Светофорның “зебра”дан ерак урнашуы турында бер кеше социаль челтәрләрдә хәбәр итә һәм проблеманы хәл итүне сорый. Комментарийны Башкортстан ЦУРы роботы тоткан. Бу мәсьәләне хәл итү белән транспорт һәм элемтә бүлеге белгечләре шөгыльләнгән. Светофорны көйли торган төймәне якындагы баганага күчерергә карар ителгән. 27 февральдә эш башкарылган.
Баймак районында яшәүче ханым социаль челтәрләрдә Ургазы участок дәваханәсендәге вывескадагы хатаны төзәтүне сораган. Бераздан Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре инцидентны эшкә алуы һәм яңа вывескага гариза бирүе турында хәбәр иткән. 7 мартта Ургазы участок дәваханәсендә мәсьәлә хәл ителгән.
Октябрьский шәһәрендә яшәүче кеше Кувыкин урамы, 9 һәм Свердлов урамы, 39 йортларының фасадындагы язуларны җуюны сораган. Проблеманы хәл итү белән шәһәр хакимияте хезмәткәрләре “Торак идарәсе” белән берлектә шөгыльләнгән. 5 мартта әлеге йортлардагы язуларны буяганнар.