+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 март 2025, 04:55

Мунча яратучылар юлын мул су бүлгән

Кырмыскалы районында Үзән елгасы күперен су баскан.

Мунча яратучылар юлын мул су бүлгәнМунча яратучылар юлын мул су бүлгән
Мунча яратучылар юлын мул су бүлгән
Шуның аркасында «Зәңгәр күл» термомунчасында ял итүче 35 кеше тозакка эләккән. Аларга ярдәмгә коткаручылар чыккан. Бу хакта төбәк МЧСы хәбәр итте.

- Чыгу юллары ябылган, автомобильләр үтә алмый. Кешеләрне эвакуацияләү турында карар кабул ителде. Машиналарны ераграк куарга һәм калкулыкта калдырырга киңәш ителә. Район хакимиятеннән халыкны ташу өчен автобус бара, - диделәр ведомствода.

Соңарак МЧС «Зәңгәр күл» термаль комплексы хезмәткәрләре белән бергә ике көймәдә 33 кешене, шул исәптән ике баланы эвакуацияләгән. Ашыгыч хезмәтләр килгәнче дүрт кеше үзе эвакуацияләнгән, персонал арасыннан 10 кеше комплекста калган. Су, азык-төлек һәм медикаментлар запасы бар.

Комплекста 47 кеше, 16 җиңел автомобиль булган. Зыян күрүчеләр юк.

Фото:МЧС по РБ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас