+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2025, 18:25

Төбәк җитәкчесенең яңа киңәшчесе билгеле

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән төбәк җитәкчесенең иҗтимагый башлангычларда социаль сәясәтне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе итеп Альбина Касыймханова билгеләнде. Бу хакта республика Башлыгы атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Төбәк җитәкчесенең яңа киңәшчесе билгелә
Төбәк җитәкчесенең яңа киңәшчесе билгелә
- Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ) Милли социаль башлангыч дип аталган зур проектны гамәлгә ашыра. Аның бурычы - социаль өлкәдә, төрле тормыш ситуацияләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрдән кешеләрнең канәгатьлеген арттыру. Проект кысаларында АСИ ел саен тормыш сыйфаты рейтингын төзи. Дүрт ел эчендә 40нчы урыннан башлаган Башкортстан хәзер Русиянең беренче 10 төбәгенә керә алды. АСИ безнең алга куйган бурычларның берсе – республика Башлыгы каршында Тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча совет булдыру. Без шундый советны гамәлгә куйдык һәм якын арада аның утырышын үткәрәчәкбез, - диде Радий Хәбиров. - Моннан тыш, без хакимият органнары һәм коммерциягә карамаган сектор арасында үзенә күрә арадашчы булырга тиеш.

Башкортстан Башлыгының социаль сәясәт үсеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе дәрәҗәсендәге әлеге төбәк сервис вәкаләтлесе итеп без Альбина Фәрит кызы Касыймханованы билгеләдек. Сезнең бурыч - халыкның катлаулы социаль мәсьәләләрен ачыклау һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү, - диде Башкортстан Башлыгы, киңәшчесенә бурычлар йөкләтеп.

Фото: башинформ
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас