+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2025, 20:54

Башкортстанда халык хәвефсезлегенә игътибар зур

Башкортстан Хөкүмәтендә узган утырышта карала торган мәсьәләләрнең берсе «Иҗтимагый хәвефсезлекне тәэмин итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы булды.

Башкортстанда халык хәвефсезлегенә игътибар зур
Башкортстанда халык хәвефсезлегенә игътибар зур

- Иминлек - кешеләр тормышы өчен уңайлы мохит формалаштыруда һәм республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлегендә мөһим элементларның берсе, - дип билгеләп үтте республика Премьер-министры Андрей Назаров. - Республика һәм федераль башкарма хакимият органнары һәм хокук саклау органнарының уртак эше нәтиҗәсендә төбәктә җинаятьчелек дәрәҗәсе 5 ел эчендә 9 процентка кимеде.

Бу тема буенча тулырак итеп Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов хәбәр итте.

Дәүләт комитеты, Иҗтимагый хәвефсезлек буенча ведомствоара совет һәм республика Финанс министрлыгы белән берлектә, IT-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне киметүгә юнәлтелгән кибермошенниклыкны профилактикалау буенча программа эшләде.

Йомгак ясап, Андрей Назаров ассызыклаганча, хәзерге шартларда кибермошенниклыкка каршы торуның нәтиҗәле чараларын булдыруга һәм гамәлгә кертүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Аларны гамәлгә ашыру өчен, үз чиратында, халыкның барлык катламнарының финанс белемен арттыру таләп ителә.

Фото: Денис Таваев

Автор: Денис Таваев
Читайте нас