Русия Президенты Владимир Путин узган ел ахырында илнең стратегик үсеше, гомумдәүләт проектлары мәсьәләләре буенча Совет утырышында 2025 елдагы бурычларның төп юнәлешләрен билгеләгән иде. Алар арасында төп игътибар икътисад, технологик үсеш һәм гаиләләргә ярдәм чараларына бирелде. Владимир Владимирович әлеге чарада русиялеләрнең торак сатып алу һәм гаилә ипотекасы мөмкинлекләрен киңәйтергә кирәклеген ассызыклады. Ил башлыгы билгеләвенчә, торак проблемасын хәл итү ил күләмендә артта калучы тармаклар исемлегендә кала һәм власть органнары тарафыннан җитди игътибар таләп итә. Шул ук вакытта, дип билгеләде Президент, торак төзелеше темпы хәзерге вакытта рекордлы һәм Советлар Союзы чорындагыдан да югарырак дәрәҗәгә җитте. Ә бер ел чамасы элек Владимир Путин 2030 елга илебездә яшәүче һәр кешене торак белән тәэмин итү күрсәткечен — уртача 33 квадрат метрга, 2036 елга 38 “квадрат”ка җиткерү бурычын куйган иде.
Мәгълүм булуынча, ил Президенты билгеләгән бурычларны тормышка ашыруны нәтиҗәлерәк алып бару максатында Хөкүмәт махсус комиссиясе оештырылды. Ул, нигездә, федераль милек карамагындагы файдаланылмаган җирләрне ачыклау һәм арытаба аларны төзелеш өчен тапшыру эше белән дә шөгыльләнә. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, соңгы вакытта гына да федераль милек статусыннан чыгарылган шундый категориядәге 11,5 мең гектар җир илдә төзелеш күләмен арттырырга булышлык иткән һәм казнага 100 миллиард сум акча керткән.
Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин әйтүенчә, “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында 2030 елга илдә 1 миллиард квадрат метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш. Русия Президенты кушуы буенча, ил төбәкләрендә территорияләрне комплекслы үстерү кысаларында 120 миллиард сум акча бүлү каралган. Әлеге программага үзләренең социаль-икътисади үсеше программаларын эшләүче 37 төбәк кертелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, гомум мәйданы 36,8 мең гектарны биләгән 1477 территориядә эш бара һәм телгә алынган проект кына да 1,5 миллион квадрат метр мәйданда авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Башкортстан — илдә торак төзелешен тотрыклы үстерүче төбәкләрнең берсе. Республика дүртенче ел рәттән әлеге күрсәткеч буенча рекордлар яулый. Узган елда Башкортстанда 3 миллион 348 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Бу Русиядә — җиденче, федераль округта икенче урын дигән сүз.
Республикада соңгы елларда торак төзелеше темпын үстерүгә нинди шартлар йогынты ясады? Төзүчеләр алдында якын елларга нинди бурычлар билгеләнде һәм аларны тормышка ашыруда кайсы юнәлешләргә игътибар биреләчәк?
Әлеге язманы әзерләгәндә республикада 2000 елдагы торак төзелеше материалларына күз салдым. Рәсми мәгълүматтан күренүенчә, ул елда файдалануга тапшырылган торак мәйданының 810 мең квадрат метры (65 проценты) шәхси төзелешкә туры килгән, калган 445,4 мең квадрат метры (35 проценты) — төзелеш оешмалары өлеше. Быелгы күләм белән чагыштырганда, әлбәттә, җир белән күк арасы. Хәер, ил күләмендә дә хәл шуңа якын иде. Ләкин хәтердә калганы — торак төзелеше үскән бер вакытта гражданнарның торак төзүдә килешү нигезендә өлешчә катнашуы һәм күп очракта тораксыз калып алдануы. Ул елларда башкалада гына түгел, республиканың бик күп шәһәр-районнарында алданган өлешчеләр оештырган пикет-митинглар еш кабатлана иде. Билгеле, ике меңенче еллардагы торак төзелешендәге мондый вакыйгаларның башы узган гасырның 90нчы еллары урталарына барып тоташа иде. Социаль әһәмияттәге проблеманың ахыры ничек тәмамланасын фаразлыйсы түгел. Алданучылар арасында көчсезлегенә түзә алмыйча үзләренә кул салучылар да булды хәтта.
Башкортстанга яңа җитәкче итеп Радий Хәбиров тәгаенләнгәч кенә тармактагы чынбарлык барлык тулылыгы белән ачылды. Яңа вазыйфага тәгаенләнгәннең беренче көннәреннән үк диярлек ул әлеге проблеманы хәл итүне үз контроленә алды. Мутлашучы төзелеш оешмаларының кырын эшләре әкренләп фашлана башлады. Махсус органнар тарафыннан тикшерүләрдә ачыкланган гаепле кешеләр бер-бер артлы закон алдында җавап тота башлагач, алданучы өлешчеләрнең республика Башлыгының тәвәккәллегенә ышанычы артты. Иң мөһиме — республика федераль структуралар ярдәме белән алданучы “фатир хуҗалары”на ярдәм итү юлларын булдырды.
Белешмә. Федераль структуралар ярдәме белән соңгы биш елда гына да 11 меңнән артык кеше үзенең торакка хокукларын тергезде, проблемалы дип танылган 80 йорт төзелеп бетеп, файдалануга тапшырылды һәм зыян күрүче 4 мең тирәсе кешегә 10 миллиард сумнан күбрәк акча түләнде.
Соңгы елларда төзелеш тармагы Башкортстан икътисадының төп секторларының берсе булып кала һәм тулай төбәк продуктының 7 процентын тәшкил итә. Министрлык мәгълүматлары буенча, тармакта 180 меңнән күбрәк кеше эшли.
Быел Башкортстанда кимендә 3,1 миллион квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылачак. Күптән түгел Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров катнашлыгында узган киңәшмәдә шундый бурыч куелды.
Хөкүмәт Рәисе билгеләвенчә, республикада гражданнарны авария хәлендә дип табылган йортлардан күчерү эше дәвам итә һәм эшчәнлектә ул төп юнәлешләрнең берсе буларак карала. Аның чыгышыннан күренүенчә, узган елда әлеге категориягә караган мәйданда яшәүче 1 меңнән күбрәк кеше күчерелгән һәм аларга бирелгән гомум мәйдан 18 мең квадрат метрга җиткән.
— 2017 елның 1 гыйнварына кадәр яшәүгә яраксыз дип табылган йортлардан 2019-23 елларда 9 мең граждан уңайлы торакка күчерелде. Шунысы да игътибарга лаек: узган елда төзелеш куәте 1 миллион квадрат метр мәйдан потенциалына ия булган территорияне комплекслы үстерү турында 12 килешү төзелде. Узган ел йомгаклары буенча рекордлы санда — 1029 ятим бала торак белән тәэмин ителде. “Стимул” программасы буенча 2019 елдан планлаштырылган 33 объектның 27се файдалануга тапшырылды, калганы быел үз ишекләрен ачачак, — ди республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов.
Берничә көн элек Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Интерфакс” агентлыгына интервьюсында республиканың төзелеш тармагы алдында зур бурыч куелуын ассызыклады. “Русия Президенты Владимир Путин зур максат билгеләде: 2030 елга без ел саен 4 миллион квадрат метр торак төзергә тиеш һәм без аны һичшиксез үтәячәгебезгә ышанам”, — диде республика җитәкчесе.
— Республиканың төзелеш комплексы потенциалы чынлап та зур. Әлеге өлкәдә үсеш 8,2 процентка җитте һәм бу күрсәткеч илдәге уртача саннан — 4, ә федераль округтагыдан 7 тапкыр күбрәк. Башкарылган төзелеш эшләре күләме 480 миллиард сумнан артты. 122 мең кеше торак шартларын яхшыртты. Һәр кешенең торак мәйданы белән тәэмин ителеше уртача 30 квадрат метрдан артты. Ташламалы категориягә караучы 7,3 меңнән күбрәк кешегә казнадан шушы максатларга 3,8 миллиард сум дәүләт ярдәме күрсәтелде, — диде Радий Фәрит улы журналистлар белән очрашуда.
Белешмә. Моңа кадәр гамәлдә булган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты быел “Тормыш өчен инфраструктура” дигән яңартылган форматта дәвам итә. Билгеләнгән бурычларга ярашлы, 2030 елга Башкортстан үзенең торак фондын 26 процентка яңартырга, ә торак белән тәэмин итүне бер кешегә исәпләгәндә уртача 35 квадрат метрга җиткерергә тиеш. Министрлык мәгълүматыннан күренүенчә, республиканың шәһәр төзелеше куәте 7 миллион квадрат метр тәшкил итә.
Әйтергә кирәк, республикада төзелеш сәясәте эзлекле һәм максатлы рәвештә тормышка ашырыла. Әлеге мәсьәләнең шәхсән республика Башлыгы игътибарында калуы һәм еш кына Хөкүмәт дәрәҗәсендә каралуы тармактагы көн кадагында булган проблемаларны билгеләргә һәм тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Соңгы елларда республикада дөнья һәм ил күләмендәге әһәмиятле чаралар еш үткәрелде. Алар шәһәр-районнарыбызның социаль йөзендә, атап әйткәндә, мәсәлән, спорт уеннары объектларын салуда ачык күренде. Ил башлыгы куйган бурычны гамәлгә ашыру буенча республикада билгеләнгән тәгаен эш планы торак төзелеше күләмен тизләтте һәм төрле юнәлештәге федераль программаларда катнашу өчен мөмкинлекләрне арттырды. Соңгы алты елда башкарылган эшләр дә — шуңа ачык мисал. Әйтик, үткән ел йомгаклары буенча, республикада файдалануга тапшырылган торак күләме планы 13,5 процентка арттырып үтәлде. Нәтиҗәдә, 2019-24 елларда барлыгы 17,5 миллион квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылды. Бу — башта фаразланганнан 14 процентка күбрәк.
Халыкта “Төзегәннең киләчәге бар”, дигән гыйбарә бар. Бүген Башкортстан Русия күләмендә зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә икән, димәк, республика үсә, икътисады ныгый һәм башкортстанлыларның тормыш сыйфаты яхшыра, дигән сүз. Төзелешнең үсүен республикада яшәүчеләрнең тормыш хәле, аларның социаль хәле “барометры” белән дә чагыштырырга була торгандыр. Куәтле дәүләт кенә — күпләп төзи, кереме мөмкинлек биргән кеше генә яңа фатир сатып ала.
Башкортстан — зур төзелеш мәйданы!
Соңгы алты елда республиканың “Демография”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәдәният”, “Мәгариф” гомумдәүләт проектларында һәм “Физик культураны һәм спортны үстерү” федераль проектларында актив катнашуы нәтиҗәсендә барлыгы 169 объект файдалануга тапшырылды. Алар арасында:
* 10 меңгә якын балага исәпләнгән 53 балалар бакчасы;
* 17,5 мең урынлы 41 мәктәп, шуларның 14е — балалар бакчасы белән бергә урнашкан мәктәп;
* 38 сәламәтлек саклау объекты;
* 18 мәдәният объекты — Уфада Курчак театры бинасы, Сибайда филармония, социаль-мәдәни үзәкләр, мәдәният йортлары һәм музейлар;
* 16 спорт бинасы;
* социаль әһәмияттәге 3 объект.
Адель Сәйфуллина, Башкортстан Республикасының Төзүчеләр ассоциациясе башкарма директоры:
— Республиканың төзелеш тармагы алдына куелган төп бурыч – гражданнарга уңайлы һәм хәвефсез яшәү шартларын тәэмин итү. Башкортстан төзүчеләре алдында амбициоз максат тора — 2030 елга кадәр 21 миллион квадрат метрдан артыграк торак мәйдан файдалануга тапшырылырга тиеш. Шул ук вакытта 220 мең квадрат метр авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерергә кирәк булачак. Республикада колачлы эш башкаручы төзүчеләргә Ассоциация тиешле ярдәмне күрсәтергә тырыша. Тармакның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү өчен без законнарны камилләштерү юнәлешендә дә эш алып барабыз.
Әлбәттә, Үзәк банкның ставкасы үзгәрү төзелеш тармагына бераз йогынты ясады. Әмма республикадагы икътисади тотрыклылык һәм базаның ныклы булуы төзелеш темпларын киметмәү генә түгел, арттыру мөмкинлеген бирде. 3,3 миллион квадрат метр күләмендә рекордлы дәрәҗәдә торак төзелү шуны күрсәтә. Һәм быел “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында кимендә 3,1 миллион квадрат метр торак төзү бурычы тора. Минемчә, дәүләт органнарының бизнес белән берлектә уртак максатлар куеп эш итүе торак базарындагы киеренкелекне йомшартуда һәм гражданнарны торак белән тәэмин итү күрсәткечен тагын да яхшыртуда мөһим роль уйный.
Олег Төхвәтуллин.