Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген төнлә Вперед авылында ике катлы күпфатирлы йортның икенче катындагы фатирда, "нятяжной" түшәм янган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килү вакытында ачык яну булмаган. Янгынның мәйданы 2,5 кв. м тәшкил иткән, аны күршеләр кул астындагы чаралар белән сүндергән.
Фатирда биш бала — 7 яшьлек кыз, ике 5 яшьлек игезәк кыз, ике 3 яшьлек игезәк малай, шулай ук ир-атның үле гәүдәләре табылган.
"Барлык шартларны һәм янгын сәбәпләрен ачыклау өчен, урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынң Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Идрисов һәм ведомствоның эш төркеме, шул исәптән янгын сынау лабораториясе эксперты һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавательләре чыкты. Анда Русия Тикшерү комитеты һәм прокуратура хезмәткәрләре дә эшли", — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Фаҗига вакытында балаларның әнисе эштә, ә алар белән бергә яшәүче ир булган. Алар, эрегән түшәм төтенен иснәгән һәм тончыгып үлгән.
Хокук саклау органнары һәм ашыгыч хезмәтләр эшчәнлеген координацияләү өчен вакыйга урынына Дәүләкән районы прокуроры Тимур Каюмов килгән. Тикшерү барышында балигъ булмаганнар турындагы законнарны үтәүгә һәм янгын хәвефсезлеге таләпләрен тәэмин итүгә бәя биреләчәк, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәтендә.
Фото: "Башинформ"