- "Гаилә елы" билгесе астында узган елны без шактый уңышлы төгәлләдек. Куелган барлык бурычлар тулаем хәл ителде. Тематик елга багышланган планның барлык 84 чарасы да гамәлгә ашырылды. Бу активлык 1 миллионга якын кешене колачлады, – диде Премьер-министр Андрей Назаров.
Быел гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау өлкәсен үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләп, спикер бу юнәлештәге барлык эш гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән булырга тиешлеген ассызыклады.
– Биредә Президент Владимир Путин куйган ил үсешенең милли максатларыннан, шулай ук республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләгән максатлы параметрлардан чыгып эш итәчәкбез, - дип билгеләп үтте Премьер.
Бу теманы республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова җентекләп ачып бирде. Хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә идарә карарларын кабул иткәндә гаилә үзәклеге принцибын үтәүне ул «Гаилә» яңа гомумдәүләт проекты һәм якындагы өч елга туучылар санын арттыру буенча төбәк программасы концепциясен билгеләүче төп ориентир, дип атады.
Ленара Иванова дефицитлы хезмәт базары шартларында яңа механизмнар турында сөйләгәндә республика предприятиеләренең кадрлар ихтыяҗын тәэмин итү мәсьәләсенең актуальлеген билгеләп үтте. Спикер республика халкының керемнәрен тотрыклы үстерүне хезмәт өлкәсендә өстенлекле бурыч дип атады.
Мәсьәләне карауны тәмамлап, Андрей Назаров Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына республика оешмаларында эш бирүчеләрнең гаиләле хезмәткәрләргә ярдәм итү буенча корпоратив социаль сәясәт чараларын кертү эшен башкарырга кушты.
Фото: mintrudrb